"Туганайлар" - электрон версиядә
Агымдагы елның апреленнән "Туганайлар" газетасының электрон версиясенә язылу мөмкинлеге туды.
Бу нәрсәне аңлата? Берләштерелгән "Мәгариф", "Гаилә һәм Мәктәп" журналлар порталының "Электронная подписка" бүлегендә теркәлеп (http://magarif-uku.ru/user/), "Туганайлар"ның pdf- версиясен газета чыккан көнне үк ачып укый аласыз.
Моның өчен http://magarif-uku.ru/ user/ сайтында бер тапкыр теркәлергә кирәк. "Электронная подписка" системасына кергәндә һәрвакыт авторизация үтәсе. "Каталог изданий" бүлегеннән "Туганайлар" - подписка на апрель-июнь 2016" позициясен сайларга http:// magarif-uku.ru/subscription/tuganajjlaraprel-iyun-2016/. Аның өчен "Оплатить"ка басып, система күрсәтмәләрен башкарырга кирәк. Сезнең шәхси кабинетыгызда "Мои поступления" бүлегендә айга ике тапкыр газетаның яңа pdf-версиясе пәйда булачак.
"Туганайлар" газетасының электрон версиясенә язылу өстенлекләре:
- газетага Татарстанда, Россиядә һәм чит илдә яшәүче һәрбер кеше языла алачак;
- электрон pdf-версияне компьютердан һәм теләсә кайсы мобиль җайланмаларыннан укырга мөмкин булачак;
- почта бүлекләренә барып, чиратта торып, интегәсе булмаячак;
- газетага электрон язылу өчен Интернеттан бары тик өч баскычны үтәргә кирәк;
- газетаның һәрбер саны типография дән басылып чыгып, укучыларга килеп җиткәнче бер атна вакыт үтсә, электрон подписка системасында яңа санны шундук күрә алачаксыз. Шулай итеп, укучыларыбыз газетадагы яңалыклар белән вакытында танышачак.
Замана белән бергә атлагыз - "Туганайлар" газетасының электрон вариантына язылыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев