Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” бүләгенә кемнәр ия?

Шушы елның икенче яртыеллыгына “Туганайлар”га язылучылар арасында редакция өч бүләк уйнатты

Иң зур бүләк булган вафельница Теләче районының Иске Карабаян авылыннан Светлана Демидовага чыкты. Блендерга Чистай районының Югары Кондрата авылыннан Федор Чалмаев ия булды. Электр чәйнеге Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Нәргизә Канашевага туган көне алдыннан һич тә көтелмәгән олы бүләк булды. Аны туганы Оксана (фотода) редакциягә килеп алып китте.  

2021 елның июль-декабрь айларына язылган газета укучыларыбыз арасында уздырылган бу уенга барлыгы 84 квитанция күчермәсе килде.

Бүләкләрне алуда, спонсорларыбыз – республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе җитәкчесе Иван Егоровка һәм Түбән Кама шәһәренең “Шинник” спорт комплексы матбугат үзәге җитәкчесе Виктор Шадринга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Карендәшләр, безнең белән булганыгыз, бәйгеләребездә актив катнашуыгыз өчен, барыгызга да рәхмәт. Һәрвакыт бергә һәм бердәм булыйк!

Үзегез “Туганайлар”ны укып та, туганнарыгыз, күршеләрегез, дусларыгыз газетасыз калганмы?  Аларга зур бүләк ясагыз әле – бер генә айга  “Туганайлар”га яздыртыгыз. Бер айга язылу бәясе – 81 сум 98 тиен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев