Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»сыз тормыш булмый

«Туганайлар» турында — газета укучыбыз Никифор Тукмачев.

Шушы ун көн эчендә «Туганайлар» газетасына арзан бәядән язылырга чакыргансыз. Өлкәннәр ункөнлеге барышында бик яхшы бүләк әзерләгәнсез, дияр идем. 536 сум 76 тиенгә язылып, алты ай буе үзебезнең керәшен газетасын укып бару — пенсиядәгеләргә генә түгел, һәр керәшен өчен олы бүләк.

Анысы, үзен керәшенгә санаучы бар керәшен дә «Туганайлар»га язылырга тиеш инде ул. Бердәнбер газетабыз бит ул безнең. 

Кайчагында «Туганайлар» газетасын вакытында китермиләр. Чыкканын белгәч, «Кама» кунакханәсе янында урнашкан почта бүлегенә барып алып кайтам. Безнең йорттан ике минутлык ара инде. 

Мин үзем хәзерге авыллар тормышы турында язылганнарны укырга яратам. Керәшен газетасы булгач, керәшен авыллары тарихы турында күбрәк укыйсы килә. Җырчылар, рәссамнар һәм башка иҗат кешеләре, керәшеннәрдән чыккан билгеле кешеләр турында тагын да күбрәк язарга кирәк. Танылган карендәшләребезне барысы да белеп торсыннар.

«Туганайлар»да чын шигырьләргә урын күбрәк бирелсен иде. Шигъри багышлаулар — иҗат түгел. Ә менә Георгий Ибушев шикелле чын шагыйрьләрнең шигырьләре тирән эчтәлекле, уйландыра... 

Никифор ТУКМАЧЕВ.
Түбән Кама шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев