Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»ны укучыларыбыз элгәредән калган калпакларны кадерләп саклыйлар

Подписчикларыбыз арасында, «Сезнең сандыкларда әни, әби, түтиләрегез кигән калпаклар сакланамы» дигән сораштыру үткәргән идек.

Күп гасырлар буе кием-салым һәм көнкүреш әйберләре кеше яшәешенең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Аның һәркайсының тарихы бар. Әби-бабаларыбыздан калган мирас: сөлге, кулъяулык, шәл, мендәр тышлыклары, тәре аллары, киемнәр. Безнең максат гаиләләрдә сакланган әлеге кадерле әйберләрне барлау, алар белән танышу. Йола-гадәтләребезне, кием-салымны өйрәнү. Әби-бабаларыбыздан калган мирасны киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү, өлкәннәребезгә булган ихтирамны белдерү.

Әлеге сораштыруда 62 кеше — «Бик кызганыч, калпаклар сакланмаган», 6 кеше — «сакланган», дип җавап биргән, ә 9 кеше «Әле бүген дә кадерләп саклыйбыз» дигән.

Мамадыш районының Албай авылыннан Раиса Кибякова безгә фото да җибәрде. Раиса Ивановна Югары Әрнәш (халык телендә - Казаклар) авылында туган. Бүгенге көндә Албай авылында яши. 

«Гомер буе үз халкым дип җан атып яшим. Әнием — Мария Савельева (1921 — 1976).  Әниемнең әнисе Агафия Трофимова (Степанова) (1893 — 1968). Әниемә калпак та, беләзекләр дә әнисеннән калган. Миңа әнидән калды. 

Ерак әбиемнән килгән мирасны бик кадерләп саклыйм. Ул чыгышы белән Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан булган. Мамадыш районының Югары Әрнәш авылына килен булып төшкәндә шушы калпакны кигән. Өр-яңа кебек саклана. Кулдан чигелгәнме, машина беләнме анысын аерып та булмый. Бик матур».

Питрәч районының Кәвал авылыннан Зоя Шипшова да язды:

«Ак калпак күрше Мария әбинең сандыгында саклана, үзе исән чакта беркемгә дә бирәсе килми, аның өчен ул бик кадерле. Бер күлмәк, тула оек, чабатасын ике ел элек безгә бирде. Әле чирләп киткән иде, балалары Казанга алып киттеләр үзен. Яз җиткәч кенә кайтарабыз, диләр. Шуңа фотога да төшереп җибәрә алмыйм. Киеп караганым юк, кулга тотып караганым бар. Әбидән калган калпак үзебезнең төп нигездәге жиңгәбездә дә саклана».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев