Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар»ны укучылар бүләкләр отты

«Туганайлар» редакциясе киләсе елга газетага язылучылар арасында,туры эфирда, кыйммәтле бүләкләр уйнатып, җиңүчеләрне билгеләде.

Бүләк уйнату газетаның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда узды. Аны газетаның баш редакторы Юлия Губина алып барды. 

Бәйге 3 майда игълан ителде һәм 30 июньгә кадәр барды. Шушы арада редакциягә Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләрдә барлыгы 96 язылу квитанциясе килеп иреште. 

Розыгрыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Фенны Алексеевск районының Кр.Баран авылында яшәүче Т.Иванова отты. 

Кухня үлчәве Чистай шәһәренә Елизавета Цыгановага китте. 

Термопотны Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында яшәүче Д.Борисов отты.

Футболка Мамадыш раойнының Мамадыш совхозыннан М.Валеевага чыкты.

Үтүккә Кукмара шәһәреннән С.Яковлева ия булды.

Бүләк отучыларның телефоннан 89172509795 номеры белән Ватсап аша редакциягә хәбәр бирүләрен көтәбез.

Акциядә катнашкан барлык карендәшләребезгә дә рәхмәт әйтәбез. Безнең яңалыкларны сайтыбыздан, соцчелтәрләрдә һәм газетабыздан карап барыгыз. 

Һәр керәшен җортына «Туганайлар» килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев