Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар”ны карый-карый, укырга өйрәнәләр

Кукмара районының Үрәсбаш авылы бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар да керәшен газетасы укыйлар.

Үрәсбаштагы бакчага йөрүче Диана Иванова белән Артур Никоноров үзләренең керәшен балалары булуларын бәләкәйдән үк белеп үсәләр. Бәйрәмнәрдә керәшен милли киемнәре киеп чыгыш ясарга, җырларга һәм биергә яраталар. Бакчада чакта «Туганайлар» газетасын, андагы фотоларны карыйлар. Иҗекләп, язмаларны да укырга тырышалар.

Үрәсбаш авылы балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова үзе дә аның кул астындагы хезмәткәрләр дә «Туганайлар» газетасына елның-елында язылалар.

— «Туганайлар»ны барыбыз да яздыртып алабыз. Өйдә үзебез укыгач, һәр санын бакчага алып килеп, балаларга да күрсәтәбез. Газетада язылган бәйрәмнәр, йолалар турында да укып, аңлатабыз, — дип сөйләде Любовь Павлова. — Балалар үзләре укырлык шигырьләр, кыска әкиятләр дә бирелсә иде. Газетага бәләкәйдән үк ияләнә торырлар. Үсеп җиткәч тә, «Туганайлар»ны онытмаслар.

Үрәсбаш бакчасыннан мәктпәкә баручы балалар газета укырга да, матурлыкны аңларга һәм яратырга да өйрәнеп чыгарлар. Чөнки биредәге хезмәткәрләр тырышлыгы белән, балалар бакчасы ишегалды чәчәкле әкият илен хәтерләтә: уенчык кое; утыргычына чүлмәге белән петуния «менеп утырган» велосипед; пассажирлар урынына бер кочак чәчәк төягән машина һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев