«Туганайларга» язылып бүләк откан карендәшләребезнең исемнәре билгеле - туры эфир
«Туганайлар» редакциясе киләсе 2025 елга газетага язылучылар арасында, туры эфирда, кыйммәтле бүләкләр уйнатып, җиңүчеләрне билгеләде.
Бүләк уйнату газетаның ВКонтактедагы төркемендә туры эфирда булды. Аны газетаның баш редакторы Юлия Губина үзе алып барды.
Матур гадәтне дәвам итеп, бу ел азагында да безнең «Туганайлар» газетасы редакциясе үз подписчиклары арасында бүләкләр уйнатты. Алар: кухня үлчәве, фужер наборлары, кәстрүл, сөлгеләр җыелмасы, блендер, салат савыты, юрган, худи, электр чәйнеге, урын-җир комплекты.
Редакциянең призлар фондын тулыландыруда быел безгә Татарстан төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова (фужер наборлары), Казан шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшләүче Любовь Кутузова (электр чәйнеге), Түбән Кама шәһәренең «Шинник» спорт комплексы матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Шадрин (сөлгеләр җыелмасы), «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев (худи) ярдәм иттеләр. «Туганайлар» газетасының баш редакторы Юлия Губинадан да махсус приз әзерләгән иде, ул – бик матур кәстрүл.
Розыгрышның шарты бик гади иде:
- «Туганайлар» культура-агарту газетасына 2025 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанция фотосын редакциябезгә җибәрергә;
- Бүләк уйнату конкурсы 18 октябрьдә игълан ителде һәм 26 декабрьгә кадәр барды. Шул арада редакциягә Татарстанның төрле районнарында яшәүчеләрдә барлыгы 200 язылу квитанциясе килеп иреште.
Призларны уйнату нәтиҗәләре түбәндәгечә:
Үлчәү Питрәчтән Анна Федотовага чыкты;
Фужерларның бер җыелмасы Мамадыш районының Новый поселогында яшәүче Р.Емельяновага китә;
Кәстрүлгә Алабуга районының Шүрнәк авылыннан Зинаида Колчина ия булды;
Сөлгеләр җыелмасы Чистай районының, Югары Кондрата авылыннан Светлана Чуринага булды;
Блендерны Зәй районының Түбән Биш авылыннан Зинаида Евсеева отты;
Салат савыты Алексеевск районының Урта Тигәнәле авылыннан Рифкат Сахабутдиновка чыкты;
Юрган Зәй районының Сарсаж-Баграж авылыннан Татьяна Платоновага юлланачак.
Худины Мамадыш районының, Дүсмәт авылыннан Е.Исакова отты;
Фужерларның тагын бер җыелмасы Чистайдан Анна Мельникованың бәйрәм табыннарын бизәр;
Электр чәйнегенә Сарман районының Ләке авылы мәктәбе укытучысы Дилүзә Ильина ия булды.
Урын-җир комплекты Лаеш районы Ташкирмән авылыннан Галина Кормачева килеп алачак.
Призлар откан газета укучыларыбызны бу сөенечләре белән котлыйбыз. Аларның бу бүләкләрне 31 январьга кадәр килеп алуларын көтәбез! Калган укучыларыбыз сез дә күңелсезләнмәгез, 2025 елда айга икешәр мәртәбә өйләрегезгә «Туганайлар» газетасы килүе үзе зур бүләк.
Бүләк отучылар безгә 8 917 250 97 95 номерына хәбәргә чыксыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев