Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» журналистлары нейросетьтә эшләү буенча белемнәрен арттырды

30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә «Волга» яшьләр үзәгендә ТАТМЕДИА журналистлары өчен укулар оештырылды.

Бу ике көн ялда "Туганайлар" редакциясенең баш редакторы Юлия Губина белән сайт редакторы Алина Кондратьева интернеттагы сайтлар һәм социаль челтәрләр буенча стратегик сессиядә белемнәрен арттырдылар. 

Белем бирүче спикерлар Мәскәүдән килгән иде. Болар – ВКонтакте челтәренең аналитика һәм үсеш юнәлеше җитәкчесе Николай Афиногенов белән "Дзен новости" җитәкчесе Иван Макаров.  

Алар ВКонтакте челтәрендә уңышлы итеп эшләү, интернетта дөрес һәм халык кызыксынып укый торган яңалыклар язу, нейросеть (исскуственный интеллект) ярдәме белән текст, фото, видеолар әзерләү һәм башкалар турында сөйләделәр. 

Бу стратегик сессиядә "ТАТМЕДИА" АҖе холдингының республика шәһәр-районнарында эшләүче редакцияләреннән 200дән артык журналист катнашты.

Соңыннан журналистларга укуда белемнәрен арттырганы өчен дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев