Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» редакциясе хезмәткәрләре - Хуҗа Хәсәндә

Бүген, 20 мартта, «Туганайлар» газетасы редакциясе журналистлары Фрида Вәлитова, Алина Кондратьева һәм Алинә Галимҗанова Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылына бардык.

Хуҗа Хәсән авылы - район үзәгеннән шактый еракта урнашкан авылларның берсе. Авылны Чувашия Республикасы белән берничә километр гына аерып тора. Авыл халкының әйтүенчә, чуашлар белән дә, татарлар белән дә туганнардай тату яшиләр алар.

Безне авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева каршы алды. 210 хуҗалыгы булган Хуҗа Хәсән инде ак кардан арынып бара. Язгы кояш, авыл һавасы җанны җылыта, күңелне күтәрә. Авыл үзенчә матур шул ул! Аның үз рәхәте!

Шулай да, һәр авылга хас булганча, бушап калган йортлар, ялгыз яшәүче әби-бабайлар да җитәрлек биредә.

"Читкә күчеп китүчеләр дә күп. Шулай да, авылда кеше аз димәс идем, 548ләп кеше яши. Мәктәбебез, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, музей гөрләп эшләп тора. Хуҗа Хәсәннең халкы бик тырыш",- дип авыл тормышы белән якыннанрак танышу өчен авыл кешеләре турында сөйли башлады Светлана Петровна.

Авыл җирлеге башлыгының үзенең дә булганлыгы, чын мәгънәсендә авыл өчен җан атып торуы күренеп тора. Аның җитәкчелегендәге авыл җирлегенә дүрт авыл керә. Аларны бер йодрыкта тоту, әлбәттә, җирлек башлыгыннан тора.

Хуҗа Хәсәндәге йортларга караганда авыл халкының тормышын начар диеп булмый. Уңган халык күп мал асрый. Талантларга да бай бу авыл. «Инешкәй» керәшен балалар фольклор ансамбле генә дә ни тора! Газетабызның киләсе санында Хуҗа Хәсән авылы белән таныштыруны дәвам итәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев