“Туганайлар” һәр керәшен гаиләсенә дә килергә тиеш
Кукмара районының Үрәсбаш авылы китапханәчесе Алина Павлова китапханәдә авылдашлары өчен “Кич утырып сөйләшик” дигән җыен оештырган.
Авылларда элгәредән кич утырулар булган. Яшьләр аулак өйдә җыелып, җыру җырлаганнар, биегәннәр, уеннар уйнаганнар. Ә өлкәнрәк яшьтәге түтиләр бәйләү, чигү кебек кул эшләрен башкарганнар, ир-егетләр ил-көн яңалыклары белән уртаклашканнар.
“Түгәрәк өстәл артына утырып, бер-беребездән карап, башмаклар бәйләү серләрен өйрәндек. Туган илебез, телебез турында әңгәмә кордык. Төрле ярышлар да уйнап алдык. Табышмаклар чиштек, мәкальләр әйтештек, хикәяләр дә яздык. Шулай ук, безгә якын, кадерле булган "Туганайлар" газетасының соңгы санындагы язмалар белән дә таныштык, укыдык. Соңыннан, “Туганайлар” һәр керәшен гаиләсенә килергә тиеш, дигән фикергә килдек”, – диде китапханәче.
Кич утырулар чәй өстәле артында дәвам иткән. Таралышканда тагын очрашырга дип, суз куешканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев