Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганайлар» газетасы Медиа-Питрау оештыра

16 июль көнне 12:00 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Медиа-Питрау бәйрәме узачак. Матур традициягә әверелгән әлеге бәйрәмне «ТАТМЕДИА» АҖе филиалы — керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы быел өченче тапкыр оештыра.

Бәйрәмдә Питрау җырулары һәм биюләр белән беррәттән, кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау сыйлары — үләнле чәйләрдән, тәм-томнардан авыз итү урыны да каралган. Мамадыш районының Җөри авылында узган «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәмендә «Кряшен чибяре — 2024» титулын алган чибәр кыз белән аралашу мөмкинлеге дә булачак. 

Медиа-Питрауда Татарстанның атказанган артистлары — Оксана Дмитриева белән Александр Игнатьев, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Казансу» халык фольклор ансамбле, «Кряшен чибяре-2014» Алина Давыдова, танылган «зажагалочка» Римма Никитина, яшь җырчылар — «Туым җондозы» һәм «Йолдызлык» фестивальләре лауреатлары — Амелия Феофанова белән Иван Пугачев чыгыш ясаячак. Алып баручы — «Керәшеннәр» КВН командасы капитаны — Дмитрий Баранов.

Питрау элгәредән үк чәчәк бәйрәме, ыру-карендәшләрнең очрашу көне булган. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Питрау бәйрәме 12 июльдә башланып, бер атна дәвам итә (Питрау атнасы). Ул Петр һәм Павел апостолларга атап уздырыла торган зур христиан бәйрәме дип саналса да, әлеге йоланың сәбәбе күпкә тирәндәрәк ята. Борынгы заманнарда керәшеннәр башка фин-угыр, төрки халыклары кебек үк, авылларда аерым төркем булып яшәгәннәр. Алар, кагыйдә буларак, ел саен җәен бер тапкыр җыен оештырганнар. Анда узган елда башкарылган эшләр турында сөйләшкәннәр, киләчәк тормыш өчен кирәкле эшләрне планлаштырганнар. Анда, балалардан кала, барлык ир-атлар катнашкан. Билгеләнгән көнне җыелу урынына (җыен табагы) килгәннәр һәм түгәрәк ясап утырганнар. Шушы җыеннар алга таба авылларның престол бәйрәмнәренә нигез салган.

Яшьләр түгәрәк уенда күңел ачканнар, танышканнар, көзгә кавышканнар. Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Халыкта Питрау белән бәйле төрле юрау-сынамышлар күп. Питрауга хәтле үләннең сихәте — яфракта, Питраудан соң — тамырда. Шуңа күрә Питрау узгач дару үләне җыймыйлар. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

Җәйнең иң матур бәйрәменә рәхим итегез!

Урыны: ТАТМЕДИА бинасы янындагы сквер, Декабристлар урамы,2
Вакыты: 16 июль, 12:00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев