Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” газетасы Медиа-Питрау оештыра

18 июль көнне 12:00 сәгатьтә ТАТМЕДИА бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен Питрау бәйрәме узачак. Җәйнең иң күркәм бәйрәме быел икенче тапкыр үтәчәк.

Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров һәм Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре — 2016» Татьяна Ефремова һәм «Керәшен чибәре-2014» Алина Давыдова, яшь җырчылар Виктор Агапов һәм Кирилл Спичков чыгышлары көтелә. Бәйрәмне Олеся Дмитриева һәм Вадим Шрыков алып барачак.

Дәртле җыр-биюләр белән беррәттән, бәйрәмгә килгән кунаклар өчен махсус фотозона эшләячәк, Питрау уеннары оештырылачак, үләнле чәй һәм тәм-томнан авыз итәргә дә булачак.

Питрау ул — чәчәк бәйрәме. Елның чәчәкләргә күмелгән иң матур вакыты. Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте — яфракта, Питраудан соң — тамырда. Шуңа күрә, Питрау узгач дару үләне җыймыйлар инде. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

Җәйнең иң матур бәйрәменә рәхим итегез!

Урыны: ТАТМЕДИА бинасы янындагы сквер, Декабристлар урамы, 2

Вакыты: 18 июль, 12:00

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев