Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Туганай» керәшен халык вокаль ансамбле табигать кочагында ял иткән

Шушы көннәрдә Балтач районының Югары Субаш авылындагы «Туганай» керәшен халык ансамбле табигать кочагында ял итеп, алдагы сезонга көч җыйган.

Субаш мәдәният йорты коллективы ел саен матур гадәт буенча ансамбль белән ял итәргә чыга икән.

– Рәхмәт мәдәният йорты коллективына безгә матур ял оештырганнары өчен! Алга таба да җыр-моңнан аерылмыйча, бергә булыйк! –  ди «Туганай»лылар.

“Эш белән беррәттән ялны да онытырга ярамый. Без ел саен табигатькә чыгып ял итүне гадәткә керттек. Быел үзебезнең күл буена төштек. Көймәләрдә йөрдек, шашлыклар пешердек. Әлбәттә, җырсыз, уенсыз да булмый инде. Әйбәт ял иттек”, – диде клуб җитәкчесе Хәлил Фаезов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев