Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы көрәш буенча икенче урынны яулаган

Кукмараның Барс-Арена спорт комплексында район башлыгы призына милли көрәш турниры узды.

 Милли көрәш — авыл җирлекләре арасында бара торган спартакиадага керүче спортның бер төре.


“Спорт ул үзе бер тормыш. Аннан башка яшәешне күз алдына китерү кыен. Һәркем үзенең сәламәтлегеннән чыгып, я спортчы була, я сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Ә бүген монда килүчеләр — иң кыю спортны сайлаучылар”, – дип язды район башлыгы Сергей Димитриев.


Бәйгедә — Кукмара, Олыяз, Байлангар, Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Нырья, Ядегәр, Манзарас, Поч. Кучук, Түбән Үрәс, Янил, Зур Кукмара авыл җирлекләреннән көрәшчеләр көчләрен сынап карарга җыелган.
Көрәшчеләр арасында Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы, карендәшебез Василий Сафаров та бар. Ул икенче урынны яулады.


“Василий Григорьевич чыгышы белән Үрәсбаш авылы егете. Кечкенәдән үк көрәш белән шөгыльләнә. Әтисе Григорий да, энесе Владислав та көрәшчеләр. Егетләребез хезмәттә дә, спортта да сынатмыйлар”, – диде авылдашлары Любовь Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев