Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың районкүләм Олы көн бәйрәмендә

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте быел Олы көн бәйрәмен шәһәрдә түгел, беренче мәртәбә авыл җирендә — Балчыклы клубы каршындагы мәйданда үткәрде.

Бирегә шәһәрдән дә, районыбыз авылларыннан да халык күп җыелды. Аларны бәйрәм белән Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе Тамара Баһаветдинова, шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина, Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов һәм башкалар котлады. Түбән Кама благочинные Александр Колчерин: «Тормышта уңышка ирешү өчен, кеше рухи байлыкка ия булырга, үзендә булганны башкалар белән дә уртаклашырга тиеш. Менә, шуңа күрә дә без бүген барыбыз бергә монда җыелдык», — дип искәртеп үтте үзенең бәйрәм котлавында.

Бәйрәмдә бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм, шулай ук, шәһәрдәге халыклар дуслыгы йортыннан, директор Васил Хафизов җитәкчелегендә, 15ләп милли-мәдәни җәмгыять җитәкчеләре дә бар иде.

Олы көнгә килүчеләр каршында «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау», «Нариман керәшеннәре» фольклор ансамбльләре, җырчы Лариса Басыйрова концерт куйды. 

Таганда атыну, күкәй тәгәрәтү һәм башка уеннарда катнашучылар да күп булды. Әле күкәй тәгәрәтү уенын, шаяртып, «керәшен боулингы» дип тә әйттеләр. Сүз уңаеннан, шушы яшемә җитеп, үзем дә «керәшен боулингы»нда катнаштым. Хәтта, Марина Камелина белән, үзара ярыша-ярыша, Олы көн күкәе дә тәгәрәттек. Бәйрәмдә, әлбәттә инде, тәмле коймак һәм шифалы чәй белән дә сыйландык.

Көн буе күңел ачкан халык, яхшы кәеф белән һәм оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп таралышты.

Виктор ШАДРИН.

Руслан Исламов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев