Түбән Каманың 14нче лицеенда җирле керәшен оешмасы идарә членнарының дәресе булды
25 декабрьдә Түбән Кама шәһәренең 14нче лицеенда җирле керәшен оешмасының идарә членнары Лида Тартмина, Ольга Афонова фолк дәрес уздырдылар.
Фолк дәрес барышында алар лицей балаларын Түбән Кама төбәге керәшеннәре, милли киемнәребез, аларның үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Аерым алганда, Лида Михайловна 1912 елда туган әбисенең сиксән яшенә кадәр Түбән Афанас авылы әбиләренә керәшен киемнәре тегүе турында сөйләде. Киндер тукымадан тегелгән чын керәшен күлмәгенең әле бүгенге көндә дә үз гаиләләрендә саклануын әйткәч, укучылар гаҗәпкә калдылар. Элекке киемнең ныклы да, матур да икәнен балалар үз күзләре белән күрә алдылар. Фол дәрескә Ольга Афонова элгәреге керәшен киеменнән килгән иде.
Фолк дәресне уздыручылар, Президент Владимир Путинның 2025 елның Ватан сакчысы елы дип игълан итүен, илебез халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 80 еллыгы уздырылачагын истә тотып, патриотлык темасына да тукталдылар.
Лида Тартмина үзенең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлары, аларның батырлыклары турында сөйләвен дә укучылар кызыксынып тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев