Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан Вениамин Князев: Без – бай узганы, олы тарихы булган асыл халык

Түбән Кама шәһәреннән Вениамин Князев 2022 елның үз тормышындагы төп вакыйгаларын барлый.

– 2022 ел тормышымда онытылмас зур вакыйгасы белән истә калыр. Зәй районындагы туган авылым Әхмәттә ачлык елында үлгәннәр истәлегенә һәйкәл ачтык. Бу уй бик күптәннән, үзем Түбән Кама районы җирле керәшен оешмасын җитәкләгән еллардан күңелемдә йөрде. Авыл зиратына барган саен, иңкүлек булып торган туганнар каберлеген күреп, йөрәк сыкрый иде. Ул уртак каберлектә бит безнең Әхмәт кешеләреннән һәрберсенең кемедер ята. Хәтер исән булганда гына халык яши, диләр. Ә мин Әхмәт керәшеннәренең хәтерле булып яшәүләрен телим. Шуңа да 1921-1922 елгы ачлыкта үлгән авылдашлар истәлегенә монумент коруны үз намус эшем дип санадым. Рәхмәт, Әхмәт халкы бердәм булып, бу изге эштә ярдәм кулын сузды.

Ачлыкта үлгәннәр җир куенына салынганга төгәл 100 ел тулгач, рухларына молитва укылды. Күптәнге танышым, настоятель Михаил Петров (Түбән Кама ягындагы Олы Атыныкы) качлы монументны аруландырды. Түбән Кама благочинные Александр Колчерин иман укыды (әти-әнисе Әхмәттән булгач, без аны авылдаш дип исәплибез). Шуннна соң җан тынычланып калды.

Олы Аты чиркәвендә керәшенчә чумылдырылган (ул заманда сирәк күренеш иде) улым Григорий югары белем алып, яхшы гына эшли башлады. Өйләнде. Бу да безнең семья өчен олы вакыйга.

Шулай ук, Түбән Кама шәһәрендә беренче керәшен чиркәве ачылды. Аның өчен без, ул вакыттагы керәшен активистлары, 20 ел элек йөри башлаган идек инде. Күрәсез, 2022 ел гомергә истә калырлык вакыйагларга бай булды...

Бу яңа елга аяк атлаганда, күңелләрдә изге теләкләр генә: керәшеннәр бергә һәм бердәм булып, дус яшәсәк иде. Без – бай узганы, олы тарихы булган асыл халык. Шуны онытмыйк! Татарлар, руслар, чувашлар һәм башка халыклар белән тату булып, тыныч илебездә муллыкта яшәргә язсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев