Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан Ольга Афонова: «Туган нигезгә кайтып үзебезгә яшәү көче алабыз»

Әлеге фотоларны безгә Түбән Камадан Ольга Афонова җибәрде.

Асылдыр безнең нәсел.
Дәверләрне бергә тоташтыра
Еллар белән еллар арасы.
Нәсел җебе – үз токымыңның
Гасырлардан калган мирасы.

(Р. Фәхриева)

«Минем әтием – Краснов Николай Семенович, әнием – Краснова Анастасия Васильевна. Алар туган авылыбыз Әхмәттә туып үскәннәр. Бабаларым Семен һәм Василий икесе дә Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнар. Әтием төпчек бала булганлыктан, без төп нигездә әбием Ольга белән яшәдек. Әбием авыр, катлаулы тормыш юлы үтүгә карамастан,  87 яшькә җитте. Ә җырак әбием – Марина (әниемнең әнисе) бик яшьли үлеп киткән. Әниемә ул вакытта нибары 7 яшь булган. Әнием Анастасияны һәм дәдәсе Петрны әбисе белән бабасы үстергәннәр.
Кызганычка, бүгенге көндә әтием дә, әнием дә безнең арабызда юк инде. Без түтиләрем белән (гаиләдә без өч кыз) туган нигезгә – төп йортка кайтып йөрибез. Минем фикеремчә һәм мин моңа ышанам, без анда үзебезгә яшәү көче алабыз. Чөнки нәселебез нигезе, ата-бабаларыбыз рухын саклый», – дип сөйләде Ольга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев