Түбән Камадан Галина Еремеева Луганскига барып, госпитальдәге хәрбиләргә ярдәм итеп кайтты
Язның тәүге чәчәкләренә тиң хатын-кызның олы йөрәге бар дөньяны үзенә сыйдыра ала. Ана күңеле, хатын-кыз җаны үз якыннарының гына түгел, башкаларның да яра-әрнүләре өчен өзгәләнә. Гүзәл затларыбыз Ватан иминлеге өчен янар утка да керергә әзер. 58 яшьлек карендәшебез, госпитальдә ятучы яралы хәрбиләргә ярдәм итү — һәркемнең үз намус эше, дип санаучы Галина Еремеева — шундыйларның берсе.
Беркемгә дә әйтмичә
Галинаның ерак юлга җыенуын якыннарыннан берсе дә белмәгән. Барып җиткәч, үзе белән бер шәһәрдә яшәүче энесе Михаилга гына ул: «Мин хәрби хәрәкәт зонасында. Луганскидагы госпитальдә» дип, телефон аша смс-хәбәр юллаган. Шәхси сак хезмәтләренең берсендә җитәкче урынбасары булган энесе үз тутасының холкын белгәнлектән, артык гаҗәпләнмәгән.
Ияләнгән гадәти тормышны, Галина шикелле 58 яшьтә кинәт кенә үзгәртү өчен ныклык, үз көченә ышану гына җитәме икән кешегә? Ә бәлки аның өчен, тормышыңны Галина кебек озак еллар дин белән бергә алып барырга кирәктер. Галина да бит Түбән Камада керәшен чиркәве төзелеше башлангач, 6 ел шунда хисапчы булган, хуҗалык эшен дә алып барган, лавка өчен дә җаваплы булган. Аннан соң аны, баш бухгалтер итеп, Афанас авылы чиркәвенә күчергәннәр. Узган җәй эштән туктап, бераз ял иткәч, почтага кергән. Әмма махсус хәрби операция башланганнан бирле үзенә тынычлык бирмәгән уеннан кайтмаган. «Алар да безнең балалар бит инде, яраланып госпитальдә ятучыларының асларын алыштырып, аякларын юсам да файда булыр», — дип, үзенең андагыларга булышу теләген тормышка ашыру юлларын эзләргә тотынган.
Ниһаять, узган елның ноябрь аенда «әфганчы»лар арасындагы танышы Александр Сандимеров казакларның атаманы белән таныштыра. Тиешле рөхсәтләр алынгач, Галина үз эш урынына административ ял сорап гариза яза. Кайчан барасы бер ай алдан билгеле булса да, беркемгә дә әйтми. Юлга чыгар алдыннан чиркәүгә барып бәхиллек ала.
Госпитальдә
Күрше шәһәрдән казаклар атаманы Михаил, гуманитар ярдәм алып барышлый, Түбән Камага туктап, Галинаны да үзләре белән алып китә. Юлда тәүлек ярым баралар. Луганскида аларның киләселәрен белеп, көтеп торган булалар. Галинаны госпитальнең яралыларны кабул итү бүлегендә, үзе шикелле үк булышу өчен Пермьнән килгән бер кыз белән эшли.
Тулай торакка урнашкач та, Галина өстен алыштырып, үзе белән алып килгән махсус медицина киеменнән госпитальгә бара. Яралы хәрбиләрне каталка-җайланмаларга салып эчкә алып керү, ә үз аякларында йөри алучыларын каршы алу, шуннан соң аларның өс-киемнәрен, үзләрен тәртипкә китереп, табиблар карап дәва билгеләсен өчен әзерләшә Галина. Кече шәфкать туташы буларак, үз вазифасына кергәннең барысын да башкара.
«Пычрак киемнәрен алмаштырабыз. Авыр хәлдәгеләрнең өс киемнәрен кисеп кенә алырга туры килә. Госпитальдә яралыларны ныклап тикшерәләр. Безгә кая илтергә икәнен — кан алыргамы, томографиягәме, башка анализгамы — барысын да әйтәләр, ә без йөртәбез. Яраларын бәйләү өчен бинтлар да әзерлисең, — дип Луганскида уздырган көннәре турында сөйләде Галина. — Иртәнге 8дән 5кә кадәр билгеләнгән иде эш вакытым. Әмма госпитальдәге барлык бүлекләр буйлап солдатларга булышып — киендереп, юындырып, чәчләрен алып йөреп, төнге унынчы яртылар җитә иде. Мин анда булганда, Пермь өлкәсеннән волонтерлар гуманитар йөк алып килде. Эш вакытым бетте, ял итәргә кирәк дип, ни йөрәк белән әйтәсең дә, булышмыйча ничек тулай торакка кайтасың?!
Якташларны эзләдем
Анда баруга үзебезнең республика, үзебезнең як егетләрен эзли башлый Галина. Азнакай, Казан, Минзәлә һәм Чүпрәле егетләре барлыгын ачыклый. Якыннары эзләгән Минзәлә егете Алмазны да шушы госпитальдә юллап таба.
«Ул реанимациядә ята иде, тугыз операция ясаганнар, башка бүлеккә күчереп, анысында да тагын операция ясадылар. Хәбәр итүгә үк, хатыны һәм абыйсы килде. Алар ике авылдан гуманитарка да җыеп алып килгәннәр. Аны шул ук кичне алгы сызыктагыларга җибәрдек. «Авылдашларыгызга әйтегез, җыйган әйберләре солдатларга барып җитте», — дип, яралы солдат янына килгән якыннарына да әйттек. Ул гаилә белән һаман да элемтәдә торабыз. Госпитальдәге яралылар арасында унтугыз яшьлек бик ябык, кечкенә буйлы бер егет бар иде. Якындагы кибеткә чыгып, үз акчабызга тәм-том алып кереп, аны сыйладык. Кайтып киткәндә дә күчтәнәч алып, палаталар буйлап йөреп, үзебезнең Татарстан егетләре белән, «тынычлыкта очрашыйк» дигән теләктә саубуллаштым.
Түләүсез ял вакыты бетсә дә, Галина госпитальдә калырга җыена. Әмма янында үзе белән паспорттан башка документлары булмагач, бу уе барып чыкмый. Һәм ул Пермь өлкәсенең Краснокамск шәһәреннән гуманитар йөк китергән кешеләр белән кайтыр якка кузгала. Юлдашлары аны Алабуга тирәсендә юлда төшереп калдыралар.
Луганскида
Түләүсез ял алып, үз исәбенә яшәп һәм ашап, госпитальдәге яралыларга ярдәм итеп кайткан Галина андагы тормыш турында да берничә сүз белән генә әйтте: «Күк күкрәгән кебек, атыш тавышлары ишетелеп тора. Мин барыр алдыннан шәһәргә дә тигән булган. Бик каты саклыйлар, дрон да бәреп төшерделәр. Луганскида чиркәүләргә дә йөрдем. Госпитальдә эшләүче үз кешеләре арасында да безнең үзебез теләп, үз исәбебезгә килеп булышып йөрүебезгә гаҗәпләнүчеләре дә булды».
Җирле халыкның үзләренә күрсәтелә торган мондый ярдәмгә шатланулары турында сөйләде. Каршы якның һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән йортларны төзекләндерү, мәктәпләрне ремонтлау, шәһәр урамнарын тәртипкә китерү — болар барысы да безнең ярдәм белән эшләнә. Кешеләр, бернинди тискәре коткы таратуларга карамастан, күз алдындагы яхшылыкны бәяли белергә тиештер инде ул.
Туганнар, балалар
1985 елдан Түбән Камада яшәүче Галина — Чистай районының Югары Кондрата авылы кызы. Әнисе — Евдокия Спиридонова. Гаиләдәге җиде баладан өчесе генә исән. Олы дәдәе Иван Спиридонов Чистайда яши, аның хатыны Елена — Бахтадан. Ә энесе Михаил турында язма башында телгә алган идек инде. Ире, Ишәле керәшене Вясчеслав Аркадиевич эчке эшләр идарәсендә эшләгән. Вафатына узган елның декабрендә өч ел булган, ерак юлга чыгар алдыннан, Галина чиркәүдә панихида заказать иткән.
Кызлары Марина да, Ирина да Түбән Камада яшиләр. Икесенең дә ирләре рус булсалар да, татарча аңлыйлар. Бәкли шуңадыр да үз балаларының «Сүрәкә» ансамбле белән бергәләп бәйрәмнәрдә чыгыш ясавына да каршы килмиләр. Кызы Марина Кутуева салым инспекциясендә эшли. Аларның малайлары 4нче класста укучы уллары Роман яхшы укый, Чаллы шәһәрендәге олимпиадада да катнашкан, мэр ёлкасында да булган. Ә кызлары Карина әлегә бакчага йөри.
Икенче кызы Ирина Колчина — банк хезмәткәре. Ире Игорь белән өч бала үстерәләр. Уллары Матвей 8нче класста укый. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамларга өлгергән. Әбисе сүзләре белән әйтткәндә, «бик тә башлы малай». Укытучысы Алевтина Петровна җитәкчелегендә керәшеннәрнең элгәреге милли киемен өйрәнеп, фәнни эш тә язган ул. Уртанчы балалары Владислава, 2нче класста укый. Конкурста үз телебездә «Туган тел» шигырен сөйләгән. Анысы да гел «5»ле билгеләренә генә укый. Төпчекләре Демид әле бер яшьлек кенә.
«Үзем „Сүрәкә“ фолькор ансмаблендә биш еллап җырлап йөрим. Оныкларым Матвей, Роман һәм Владислава да „Сүрәкә“ концертларында, Олы көн бәйрәмендә катнашалар. Кычытканнар җыеп, җепләр ясап, мәш килеп бетәбез. Кечкенәдән үк белеп, өйрәнеп торсалар, үскәч онытмаслар, йолаларны да, бәйрәмнәребезне дә белерләр», — дип әйтеп алды Галина.
Тагын бару уе белән яши
«Авыр шартлар кешенең кем икәнен бик тиз күрсәтә. Ә госпитальдәге яралы солдатларның барысы да оптимистлар, аларда сугышчы рухы көчле. Хәле җиңеләя башлаган берәрсе янына килсәң, «к ребятам» дип авыр хәлдә ятучы ягына ишарәлиләр. Барысы да өйләрендә калган якыннарының фотоларын күрсәтәләр. Азнакай егете отпускага кайтып, бер айлык баласын күреп килгәнен сөйли, икенчесе — үз әнисен... Аларга телефонымны биреп, туганнарына да шалтыраттырдым. Штурмовиклар белән дә сөйләштем. Кайтканнан бирле шул балалар, аларның өмет, ышаныч тулы карашлары күз алдымнан китми, — дип сөйләүче Галина Еремеева үзенең уйлары белән дә уртаклашты. — Тагын шунда китәрмен дип, хәрби комиссариатка шалтыраттым. Әлегә 40 яшькә кадәр генә мөмкин икән. Казандагы бер чиркәүдә чирлеләрне карау буенча кече шәфкать туташлары әзерләү төркеме барлыгын белештем. Ул курсларны тәмамлагач, сертификат бирәчәкләр. «Өйрәнергә теләүчеләр күп, төркемне икегә бүлдек, язга таба бу мәсьәләне хәл итәрбез“, дигән җавап килде. Ходайга тапшырдым, барысы да Ходай кулында».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев