Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада укытучыларны керәшен җыруы белән котладылар - видео

Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә шәһәрдәге фольклор коллективлардан бердәнбер “Җиз кыңгырау” катнашты.

3 октябрьдә Түбән Кама шәһәренең Халыклар иҗаты йортында мәктәп, колледж укытучылары һәм ветеран педагоглар өчен концерт булды.

Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә килүчеләрне ишек төбендә үк башлангыч класс укучылары сафы каршы алды. Алар укытучылар белән исәнләшеп, һәрберсенә бәйрәм открыткалары бүләк иттеләр. Укытучылар өчен ул открыталарның кыйммәте – укучыларның үз куллары белән ясап, яхшы теләкләре язылган булуында.

Педагоглар хөрмәтенә оештырылган бәйрәм тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин һәм Түбән Кама мэры Рамил Муллин катнашты. Алар залда утыручы ветеран педагогларга, хәзерге вакытта яшь буынга белем бирүче укытучыларга авыр, әмма мактаулы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Котлауларга, бүләкләргә, җыр-биюгә бай булган бәйрәмдә укытучы һөнәрен сайлаган яшь белгечләр белән танышып, аларны Түбән Кама педагогларының бердәм коллективына кабул иттеләр.

Эстрада җырлары, төрле халык биюләре белән уралып барган бәйрәмдә мәктәп һәм колледж укчыларыннан торган “Җиз кыңгырау” коллективы да чыгыш ясады.

Концерт сәхнәсенә милли керәшен киемнәреннән чыгып, Нариман ягы керәшеннәре көен башкарды алар. “Җиз кыңгырау” – шәһәрдәге милли фольклор ансамбльләр арасыннан Укытучылар көненә багышланган концертта катнашкан бердәнбер коллектив булды. “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбленең “Җиз кыңгырау” коллективы җырлаганда, сәхнә түрендәге зур экранда бу җыруга төшерелгән клип та күрсәтелде.

Шулай ук, “Сүрәкә” ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина да залда утыручы педагогларга үзенең котлауларын җыр аша җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев