Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада укучылар керәшен җырулары белән танышты

Түбән Каманың 38 нче лицеенда «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең «Баш Чишмә» гаилә ансамбле, «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбльләре концерты куйды.

Халык җырлары нинди генә телдә яңгырамасын, үзенең җанлылыгы белән мавыктыра, туган җирнең бөтен матурлыгын тапшыра, анда барысын да «күрергә» мөмкин, анда тормыш үзе яшеренгән. 

Керәшен халык җыруларын башка милләт вәкилләре дә бик яратып башкара. Аларда халыкның үткәне, тарихы чагыла. «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбленең «Баш Чишмә» гаилә ансамбле, «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбльләре халык җырларын киләчәк буынга җиткерү максатыннан, 38 нче лицейдагы укучыларга концерты куйды.

Укучылар керәшен халкының җырлары белән танышты, кушылып җырлады. Артистлар чыгышын алкышлап, укучылар аларга бу очрашулар өчен шулай итеп, рәхмәтләрен җиткерде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Татар LIFE сайты

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев