Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Юшадыда Ибануга әзерлек бара

6 июльдә Минзәлә районының Түбән Юшады авылы халкы Ибануны бәйрәм итәчәк.

Бу көннәрдә иртә таңнан авыл клубы территориясендә эш кайнап тора.

Ибану көнне Һәр хуҗа кунакларны кабул итә алган вакытта туганнары белән килешә. Авылда туганнары элек күп булган, шуңа күрә бер кичәдә ике, әле өч йортта кунак булырга мөмкин булган. Шуннан соң кунаклар да урамда җыелган һәм бәйрәм таң атканчы дәвам иткән.

Еллар үтү белән бу йола-гадәтләр онытыла башласа да, Түбән Юшадыда 2018 елдан бирле бөтен авыл белән Ибану көне яңадан билгеләп үтә башлады.

“Элгәреге кебек үк үтмәсә дә, авыл халкы бу традицияләрне яңартырга тырыша. Бу бәйрәмдә халыкның ел саен күбрәк булуы сөендерә.

Шушы уңайдан, шимбә көнне өмә ясадык. Катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Ир-атлар үләнне чабалар, хатын-кызлар агарту белән шөгыльләнделәр. Соңыннан самовар куярга да өлгерделәр, барлык катнашучыларны тәмле чәй белән яңа җир җиләге вареньесы белән сыйладылар”, – дип хәбәр иттеләр клуб хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев