Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Троицкий фестивалендә Башкортстанның керәшен фольклор ансамбльләре уңышлы чыгыш ясады

10 август көнне Башкортстандагы Бакалы районы Бугабаш авылының Богородица-Одигитриево хатын-кызлар монастыре территориясендә VII төбәкара Троицк фольклор коллективлары фестивале узды.

Зур чарада керәшен мәдәниятен Башкортстанның Бакалы районыннан “Сөнәкәй” һәм “Туганайлар” ансамбльләре тәкъдим итте.

“Кунакчыл Бугабаш җирлегендә Троицк төбәкара фестивалендә очрашу күркәм традициягә әверелде, ул Россия территориясендә яшәүче милләтләрнең мәдәниятен үстерү һәм саклау максатыннан да оештырыла. Чарада рус, татар, башкорт, чуаш, керәшен фольклор ансамбльләре катнашты.

Фестивальнең тамырлары 2013 елга барып тоташа. Быел, 28 августта, Бакалы авылының Изге Троица храмы бөек бәйрәмне – нигез салынганына йөз ел тулуны билгеләп үтте. Фольклор коллективлары катнашында беренче Троицк фестивале шушы көнне үткәрелде. Бәйрәмнең инициаторлары һәм оештыручылары – чиркәү настоятеле иерей Владимир Кун (хәзерге Дияшево авылының Преображение Господня храмы настоятеле) һәм БР атказанган мәдәният хезмәткәре Мария Гайнанова.

Шул вакыттан бирле төбәкара Троицк фестивале программасы үзенең колоритлы җырлары белән сөендерүне дәвам итә һәм яңа мәйданчыклар белән тулылана, анда теләгән һәркем милли ишегалларына барып, затлы ризыклардан авыз итә, ә иң активлары катнаша һәм үз көчен һәм җитезлеген күрсәтә ала”, – дип хәбәр иттеләр Бакалы районы муниципаль районының Н. Асанбаев исемендәге  мәдәният сарае хезмәткәрләре.

Фестивальне Бакалы районы муниципаль районы башлыгы Олег Ефимов ачып җибәрде.

БР мәдәният министры урынбасары Илнур Мухьянов  мәдәният хезмәткәрләренә мәдәниятне һәм халык иҗатын саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

“Быел фестиваль кысаларында фольклор коллективлары конкурсы узды. Катнашучылар төрле характердагы ике традицион халык җыруын тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Жюри конкурста җиңүче, иң яхшы фольклор коллективларын билгеләде: аларга акчалата сертификатлар тапшырылды.

Умер мәдәният йорты хезмәткәрләре гадәттәгечә, милли ризыклар тәкъдим иттте. «Сөнәкәй» керәшен халык фольклор ансамбле төрле характердагы ике традицион җыру белән чыгыш ясады.

Безнең “Сөнәкәй” дә, тавыш бирү йомгаклары буенча «Рябинушка» рус җыры халык ансамбле (Туймазы районы , Кандра авылы) белән 1 урынны бүлешеп, конкурста җиңүче дип табылды һәм акчалата приз белән бүләкләнде.  «Сөнәкәй» керәшен халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Светлана Васильева. Фестиваль ел саен Россиянең барлык өлкәләрендә яшәүче халыкның мәдәниятен үстерү һәм саклау максаты белән,  күп санлы фикердәшләрне җыя. Киләсе елларда да фестиваль үз эшен дәвам итәр дип өметләнәбез”,– дип сөйләде Умер мәдәният йорты җитәкчесе Ирина Маркова.

 

"Әлеге фестивальдә катнашуыбыз белән горурланабыз.  "Туганайлар" керәшен фольклор ансамбле "Авылым моннары" халык уен кораллары ансамбленә кушылып, сәхнәдә үз җырларыбыз белән чыгыш ясады, фестивальнең дипломы белән бүләкләнде. Мондый якты фестивальне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез", - дип язды Яңа Балыклы мәдәният йортыннан, ансамбльнең җитәкчесе Наталья Васильева.

Фестиваль барышында Бакалы районының чигелгән картасы өстендә зур эш башкарган осталарга чигелгән картаны тәкъдир итү һәм дипломнар тапшыру булды. Коллективлар туган як турында, илебезнең матурлыгын һәм күпмилләтлелеген данлаучы матур җыруларын яңгыраттылар. 

Биредә кунакларны һуш исле ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Шунда ук “Осталар шәһәре” дип исемләнгән халык һөнәрчеләре күргәзмәләре һәм милли ишегаллары оештырылган иде.

Кунаклар әлеге матурлык белән хозурланып кына калмыйча, тәмледән-тәмле төрле милләт ризыклары белән сыйлана да алды.

Фотолар Умер мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев