Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Троицки авылы җырулары

Түбән Кама районының Троицки авылы керәшене, оста җыру әйтүче Александра Бурчинадан 2002 елда язып алынган куплетлар.

Арыдым да быел, талдым быел,

Сабаннарга җиккән ат кебек.

Сагындым да быел, саргайдым да быел,

Читлекләргә япкан кош кебек.

 

Ай, уйлата, ай, уйлата,

Мин җөрием урам буйлата.

Җөрмәс идем урам буйлата,

Җөрүләрем җанны җуата.

 

Җөгереп барам, җөгереп кайтам,

Бакча эченнән генә.

Кешеләргә белгертмичә,

Сызам эчемнән генә.

 

Сандугачның балалары

Сары була микәнни?

Чыршылар бер дә саргаймый,

Сабыр була микәнни?

 

Урамнарны узаек,

Тар басмалар сузаек.

Тар басмалар җитмәс булса,

Бер җыр җырлап узаек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев