«Троица» фольклор ансамбле Түбән Кама керәшеннәре данын еракларга тарата
Түбән Камада керәшен мәдәнияте һәм йола-гадәтләре кадерләп сакланып, буыннан-буынга тапшырыла бара.
Шәһәрдә дә, авылларда да фольклор ансамбльләр эшләп килә, ә керәшен бәйрәмнәре һәрвакыт зурлап үткәрелә. Бу юлы сүзебез Троицк бистәсендәге «Троица» фольклор ансамбле турында булыр.
Аның җитәкчесе Наталья Комиссарованың әти-әнисе Троицкидан булсалар да, үзе Әлмәттә туа. Әмма үскәч, кыз шул авыл егете Алексейга кияүгә чыгып, Троицк бистәсендә гомер итә башлый.
Ансамбльга исем сайлаганда да, ике дә уйламыйча, коллективны үзләре яшәгән поселок исеме белән атыйлар. Биредә тырыш, үз халкының гореф-гадәтләрен саннап, җыруларын җырлап, буыннар бәйләнеше өчен янып-көеп йөрүче активистлар шөгыльләнә. Ел да үзләре яшәгән поселокта зурлап "Троица" (Тройсын) бәйрәмен үткәрә алар.
2015 елдан Наталья Комиссарова авылның мәдәният йортын җитәкли.
2018 елда «Троица» ансамбле оештырыла. Артистлар концертларда әби-бабалардан калган йола-гадәтләрне барлый, борынгы җыруларны, керәшен биюләрен башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев