Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвендә престол бәйрәмен һәм керәшенчә келәү итүне яңадан торгызуга 35 ел тулуны зурладылар

23 декабрь - Ару Җыен Белгород каласыннан изге Иосаф әтейне искә ала.

Бу көн, шулай ук, керәшеннәр өчен истәлекле дә. Керәшенчә келәүләр туктатылып, күп еллар узгач, яңадан 1989 елның 23 декабрендә Павел әтей Павлов тырышлыгы белән, Казандагы Тихвин храмында чиркәү-керәшен телендә беренче Литургия уза. Бу көннән соң инде 35 ел узды. Тихвин чиркәве - Татарстан керәшеннәренең төп иман йорты. 

Бүген туган телебездә уздырылган келәүгә республикабызның төрле районнарныннан керәшен священниклары килгән иде. Болар: Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылын чиркәве настоятеле Димитрий әтей Сизов, Балык Бистәсе районы чиркәүләре священнигы Геннадий әтей Сизов, Алексеевск чиркәве настоятеле Павел әтей Чурашов һәм башкалар. Келәүне Тихвин чиркәве настоятеле Алексий әтей Колчерин җитәкләде. Келәүдән соң Алексий әтей үгет әйтте.

- Чиркәүләр ябылган заманнарда да халык Ходайга ышануын дәвам иткән. Шуның белән кеше күңеленә дәва һәм тынычлык алган. Бүген дә бик борчулы вакытларда да чиркәүләргә, келәүләргә килегез. Илебез тынычлыгы, хәрби егетләребез өчен теләк итегез, – дип үгет сөйләде Алексий Колчерин. 

Келәүдә Кукмарадан ук килгән карендәшләребез дә бар иде. 

Бик теләп килдек. Үз чиркәвебез булуы – зур сөенеч. Барлык карендәшләрне чиркәвебезнең торгызылуына 35 ел уңаеннан котлыйбыз, дип сөйләделәр кукмаралылар.

Прихожаннар теләк итте, җазык әйтеп, өлеш алды. Шулай ук, Тихвин чиркәвенең озак еллар настоятеле булган Павел Павловның кабере өстендә дә иман әйтелде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев