Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тихвин чиркәвендә отец Павел истәлегенә литургия уздырылды

8 август көнне Казан шәһәренең Изге Тихвин Алла Анасы чиркәвенә, отец Павел Павловны искә алырга халык күп җыелган иде.

Чиркәү-керәшен телендәге келәү Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин җитәкчелегендә узды.

Протоиерей Алексей Колчеринга республикабыз районнарыннан килгән керәшен священниклары ярдәм итте. Алар арасында Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Димитрий һәм Геннадий Сизовлар, Яшел Үзән районының Васильево чиркәве настоятеле протиерей Олег Батаев, Раифа монастыреннан дьякон Сергий, Чистайдан иерей Валерий Кузьмин, Яр Чаллы шәһәрендәге Алла Анасының «Неупиваемая чаша» тәресе чиркәве настоятеле протиерей Владимир Иванов, шул чиркәү старостасы Михаил Миронов, Балык Бистәсе районыннан Иванай чиркәве настоятеле отец иерей Илья Минихачев (отец Павел кияве), иерей Иоанн Визгалов, Теләче районыннан иерей Алексей Павлов бар иде. Келәүгә священниклар үз прихожаннарын да алып килгәннәр. 

Бертуган сеңелем Елена белән литургиянең башыннан азагына кадәр булып, язык әйтеп өлеш алдык. Литургия тәмамланганнан соң, священниклар отец Павелның кабере янында панихида үткәрделәр. Панихида тәмамлангач, Тихвин чиркәве настоятеле протоиерей Алексей Колчерин сүз алып, отец Павелның гадел һәм ярдәмчел булганлыгы, үзләренең киңәш сорап гел аның янына барулары турында сөйләде. Ходайга яраулы булып яшәгән отец Павелның бүгенге көндә 8 баласының һәм матушка Людмиланың да чиркәүдә икәнен әйтеп үтте.

Отец Павелның үзебез өчен бик кадерле булганын да языйм әле. Сеңелем Еленалар Усадта йорт җиткезгәч, өйләрен аруландыру өчен отец Павелны алып килгәннәр иде. Аннан соң, отец Павелның әтисе Павел Васильевич, чыгышы белән, минем ирем Рафисның туган авылы Әхмәтнеке (Зәй районы). Сүз уңаеннан, әтисе Павел Васильевич белән әнисе Татьяна Григорьевнаны да (ул да шул Зәй районының Федоровка авылыннан) яхшы белә идек. Хәзер дә Әхмәт авылына кайткач, керәшен зиратына барган саен, Павел Васильевич кабере янныда да тукталабыз, белгән иманнарны укыйбыз. 

Изге Тихвин Алла Анасы чиркәвендәге келәү, отец Павелның шундагы кабере янындагы панихида, протоиерей Алексей Колчерин сөйләгәннәр күңелемдә шушы хатирәләрне уятты. Карендәшләргә әйтер сүзем дә бар, үзебезчә келәү итүләрен тыңлауның җанга никадәр рәхәт икәнен белсәгез иде сез! 

Казандагы Тихвин чиркәве беркайчан да буш тормасын, шушы литургиядәге шикелле, карендәшләр келәүгә күпләп йөрсеннәр иде.

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.
 Фотолар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев