Тетрәндергеч хәбәр
Тукай районы Мәләкәс авылыннан Роза Семенова яза
Шушы көннәрдә Мәләкәс авыл халкының сәламәтлеген саклауга 50 ел гомерен биргән Архипова Акулина Петровна арабыздан китеп барды. Авыл халкы арасында һәм район күләмендә зур ихтирам казанган Акулина Петровнаны югалту бөтен авыл халкында тирән сагыш һәм борчылу тудырды. Аның балалары, якыннарына күркәм сабырлык теләп, Акулина Петровнаның якты истәлегенә багышлап күңелдә шигъри юллар туды.
Кайгы җиле исте бүген,
Кереп тулды бөтен өйләргә.
Бик авыр хәл, башка сыймый
Тел әйләнми хәтта сөйләргә.
Карап торган авыл врачыбыз,
Ташлап китте безне гомергә.
Соңгы тапкыр хушлашырга,
Без җыелдык аны күрергә.
Акулина Петровна, ник ятасың болай,
Ник дәшмисең безгә елмаеп?
Торып китсәң иде, әйтсәң иде:
- Ятып тордым бераз хәл алып.
Дәшмисең шул, күзең дә ачмый
Ятасың син һаман кымшанмый.
Бөтен авыл халкы сиңа карый,
Үз күзенә үзе ышанмый.
Эх, Акулина, Акулина,
Бигрәк кыска булган гомерең.
Тормыш казанында кайнашабыз,
Алда без белми нәрсә күрәсен.
Язмышыңнан узып булмый диләр.
Язмышлардан узмыш юк икән.
Кеше китә – җыры кала диләр,
Бу сүзләрдә хаклык бар икән.
Акулина, Акулина
Хезмәт иттең бөтен халыкка.
Ни булса да ярдәм иттең,
Врачларың торсын бер кырда.
Тормыш диңгезендә ялгыз кораб
Алып китте сине еракка.
Ул яклардан кеше кире кайтмый
Күпме көтеп, күпме елап та.
Ә шулай да, без көтәрбез сине,
Һәрбер әйткән сүзең сагынып.
Син кайтырсың безнең күңелләрдә
Кошлар кебек канат кагынып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев