Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Терлек асрап, аларга ашатырга җитәрлек азыкны үз җирләрендә үстерүче карендәшләребез шактый

Түбән Кама районының Олы Аты авылында Архереевлар терлек асрап, аларга ашатырга җитәрлек азыкны үз җирләрендә үстерү белән шөгыльләнәләр.

100 гектар җирләрендә арпа, бодай игәләр. Җирне көздән туңга сөреп калдыралар. Уҗым культуралары чәчмиләр. Авыл янындагы фермада 30 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Үзләре үстергән уңыш шул терлекләрне кышлатырга да җитә, сатарлык та артып кала.

Алар бу язда гектарына 200 килограмм исәбеннән орлык чәчкәннәр, бер гектардан 30 центнерлап уңыш чыга.

Сарман районындагы Наратасты авылында да ничәмә-ничә еллар инде Юрий Кузнецов үз җирләрендә иген игә. Беренчеләрдән булып, фермерлык хуҗалыгы оештырган Юрий Николаевичның бөртекле культуралар игү өчен 91 гектар җире бар, ә терлек азыгы культуралары үстерү өчен – 7 гектар. Бүгенге көндә ул, мөмкинлекләреннән чыгып, үз басуында арпа һәм бодай үстерә. Тракторда да үзе, комбайнда да... Җыеп алынган уңышның үз малларыннан артып калганын авыллардагы терлек асраучыларга да саталар.

– Бу семья авыл кешеләре өчен «золотое дно» булды инде. Сөтне дә, каймакны да, итне дә шулардан алабыз. Венера сыр да ясый. Тирә-як авыллардагы, Петровкадагы мал-туар асраучылар да терлек азыгын Юралардан алалар. Икесе дә эшчән, тырыш, – дип үз авылдашлары турында горурланып сөйли Сергей Макаров.

– Кырда Юра үзе генә эшли. Шуңа да җирнең бөтенесендә дә иген үстермибез. Яңгыр аркасында, әле бер көн дә комбайны белән басуга чыга алганы юк, – дип борчылуын белдерде хатыны Венера.

Бу гаиләне Наратастында бар да хөрмәт итә – эшчән, тырыш булганнары, ясалмалыкны белмәгәннәре өчен дә. Шулай ук, төп йортта үзләре белән яшәгән әниләре Евдокия түтине соңгы көнәренә кадәр кадер-хөрмәттә яшәткәннәре өчен дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев