Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Телефон мошенниклары куллана торган схема ачыкланды

Телефон мошенниклары тиз ышанучан кешеләрне «чишендерүнең» тагын да камилләшкән ысулларын уйлап тапкан.

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына яңа схемаларның нәрсәсе белән куркыныч булуы һәм ничек алданмаска икәнлеге хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, мошенникларның иң танылган һәм популяр схемасы – үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыру һәм хәтта моны раслый торган документ җибәрү. Әгәр кеше моңа ышана икән, мошенник инде үз корбанын җибәрми һәм аны тулысынча бөлгенлеккә төшерә.

«Миссиянең серле булуы турында кисәтеп, мошенниклар башта барлык акчаларны куркынычсыз счетка күчерергә, аннары банк кредиты алырга мәҗбүр итә. Шуннан соң инде торакка чират җитә – шул ук ысул белән, әмма торакны закладка салу рәвешендә кредит алдыралар», - диде Соловьев.

Шунлыктан шикле адәмнәр белән телефоннан сөйләшмәгез һәм шуны исегездә тотыгыз: полицейскийлар яки Федераль иминлек хезмәте вәкилләре мондый мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен беркайчан да телефонга шалтыратмый, ә сезнең белән шәхсән очраша, дип кисәтте юрист.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев