Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“ТАТМЕДИА” 1нче класска баручы балаларга бүләкләр тапшырды

Бүген “ТАТМЕДИА” агентлыгы бинасында матбугат өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына белем көне уңаеннан бүләкләр бирелде.

Бәйрәмдә «ТАТМЕДИА» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыков та катнашты. Алар булачак 1нче класс укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган рюкзаклар бүләк иттеләр. 

«Туганайлар» редакциясе хезмәткәре Энҗе Сабированың кызы Алия дә бүләкләнүчеләр исемлегендә. Ул да быел мәктәпкә бара.

Булачак укучыларны котларга «СалаваТik»лар төркеме дә килгән иде. Алар бергәләшеп җырладылар, биеделәр.

«Бәйрәм бик ошады. Балаларыбызны шулай матур итеп котлаганнары, әйткән теләкләре, бүләкләр өчен зур рәхмәт! Безнең өчен бу бик дулкынландыргыч мизгелләр. Беренче балабыз укырга керә. Һәр әти-әни кебек, без дә, Алиягә зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм киләчәктә үз юлын табарга телибез», — диде Энҗе Рависовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев