Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова: «Гаилә белән пиар ясарга яратмыйм, сәнгать кешесе үз таланты белән танылырга тиеш»

«Туганайлар» газетасы редакциясендә «Кряшен Чибяре-2016» титулы иясе, талантлы җырчы Татьяна Ефремова кунакта булып, аның белән иҗаты, гаиләсе һәм киләчәккә булган планнары турында сөйләштек.

Бүген, 21 июнь көнне Татьяна Ефремованың туган көне дә. Шушы матур көн уңаеннан, Яшел Үзән районының Осиново авылында туып-үскән талантлы җырчы, Бөтендөнья, Россия һәм үзебезнең Татарстан күләмендәге бик күп конкурслар, фестивальләр лауреаты Татьяна Ефремова белән уздырылган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Юриспруденция урынына – җыр сәнгате

– Татьяна, әңгәмәбезне иҗат юлыңны искә алудан башлыйк әле. Сәхнәгә беренче чыгуыңны хәтерлисеңдер? Нинди хисләр кичергән идең?

 – Сигез яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыктым да, еладым. Мин ул конкурста яшем буенча иң бәләкәе идем. Тирә-ягыма карыйм, барысы да миннән өлкәннәр, шунда үз-үземне жәлләп, күңелле җырны да елап җырладым. Үзем җырлыйм, үзем биим, үзем елыйм... Миңа ул чакта өченче урын бирделәр, әллә жәлләп, әллә җырлавыма карап, анысын аңлап та җиткермәдем. Мин, баштарак, гел патриотик җырлар җырладым, ә керәшен җыруларын башкармадым, чөнки аларны бар кеше дә белә инде дип уйлый идем.

– Мәктәп елларында ук артист булырга хыялландыңмы?

– Мин, гомумән, үз тормышымны иҗат белән бәйләргә җыенмадым, үземне юриспруденциягә әзерләдем, БДИ тапшыру өчен җәмгыять белемен өйрәндем. Ләкин, унынчы класстан соң, 2015 елда, очраклы рәвештә генә, этнолагерьга эләктем. Керәшен кызы була торып, “Айбагыр”ның барлыгын бөтенләй белми идем, ә ул безнең Яшел Үзән районында урнашкан. Лагерьда “Айбагыр чибәре” бәйгесендә катнашып, иҗади биремдә керәшен халык җыруын башкардым. Жюрида консерватория профессоры Геннадий Макаров та бар иде, ул миңа консерваториягә керергә тәкъдим итте. Ул вакытта консерваториянең ни икәнлеген дә белми идем. Лагерьдан кайткач, интернетка кереп, укып, нинди уку йорты булуын аңладым.

 – Ничек шулай тиз арада юридик белем алу хыялын калдырып, бөтенләй икенче юнәлешне сайладың?

 – Озак уйлангач, юрист белгечлегенә караганда, иҗат юлын сайлавым, күпкә дөресрәк булыр дигән фикергә килдем. Мин мәгариф, медицина, юридик өлкәдә эшләүчеләрне бик хөрмәт итәм. Кеше тормышында алар иң кирәклеләредер. Әмма, хатын-кыз буларак, әгәр мин прокорур булсам, өйгә кайтып йокларга яткач, башымда нинди уйлар булыр иде икән?! Ә артист булып, җыр-моң аша халыкка шатлык өләшү, үзеңнең йөрәк түреңнән чыккан хисләреңне аларга бүләк итү, тамашачыдан алкышлар кабул итү үзеңә дә күбрәк бәхет китерә. Шулай итеп, консерваториягә укырга керүне үземә максат итеп куйдым.

Анда керүчеләр, гадәттә, музыка мәктәбен, яисә колледжны бетерүчеләр, ә минем берсе дә юк. Шулай да, документларымны тапшырдым. Группага ике генә укучы кабул итәләр, ә без, абитуриентлар – өч кыз. Минем баллар да җитеп бетми, 85 урынына, 83 кенә. Шулай итеп, ике кызны алырга булдылар, ә мин калдым.

– Бик үҗәт бугайсың, максатыңа барыбер ирешкәнсең бит?

– «Кряшен Чибяре-2016» титулын алгач, миңа 50 мең сум акчалата бүләк бирелгән иде. Беркемгә дә әйтмичә, район больницасына барып, баш табибтан, ярдәмгә мохтаҗ балалар хакында сораштым. Йөри алмаучы 12 яшьлек балага коляска кирәклеген әйттеләр. Мин шушы балага коляска алырга булыштым. Бала урамга да чыга алмый иде. Колясканы Түбән Новгородтан 48 меңгә кайтартып, калганына тәм-том алып, балага тапшырдым. Колясканы папа-мама белән бергәләп илттек, шушы матур, зәп-зәңгәр күзле баланы әнисе яныбызга күтәреп чыкты, сөйләшә алмаса да, ул нидер әйтергә тырышты. Әнисе: “Ул сезгә быелгы алтын көзне күрергә мөмкинлек тудырганыгыз өчен рәхмәт әйтте”, – диде. Ә чыгып киткәндә, әнисенең “баламның фәрештәләре сезне, гомер буе саклап, ярдәм итеп торсыннар” дигән теләкләре, әле дә колагымда яңгырап тора кебек. Бу мизгел беркайчан да исемнән чыкмас.

Больница баскычыннан гына төшеп киләм, миңа: “Сез консерваториягә кердегез” дип шалтыраттылар. Кызларның берсе кермәскә уйлап, урын буш калган. Мин анда дүрт ел укып, диплом эшемне Теләче керәшеннәре буенча яздым.

«Бишле генә түгел, алтылы куяр идек»

 – Ә нигә этномузыка кафедрасын сайладыгыз? Дипломыгызда нигә Теләче яклары?

 – Әтием Теләче районыннан. Ә керәшенлек миндә – балачактан. Гомумән, бөтен кеше дә керәшен дип уйлый идем бәләкәй чакта (көлә). Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка кафедрасында миллилек бик мөһим иде. Анда һәр студент үз халкының мәдәниятен өйрәнә. Керәшен булгач, мин үз халкымның традицияләре, мәдәнияте, йолалары турында белемнәремне күрсәттем. Һәм шунда, әлбәттә, миңа әбиләрнең тормыш дәресләре кирәк булды.

Балачактан ук, әбием башкаруындагы халык җыруларын ишеттем. Әбием яулык бәйли, керәшеннәрнең традицион күлмәген, алъяпкычын кия, тамаксасын тага, үз телендә сөйләшә, традицион ризыклар әзерли. Һәм мин барлык яшьтәшләремнең дә әбиләре шуның кебектер дип уйладым. Мәктәптә, укытучы “Мин җәйне ничек үткәрдем” темасына сочинение язарга кушкач, әйбәт итеп, Симек бәйрәмнәрендә булуым, әбиләрнең киемнәре турында яздым. Минем сочинениене тыңлаган классташлар, күзләрен тутырып карап, тыңлап утырдылар. “Әллә сездә шулай түгелме?” – дип сорый идем алардан. Элгәредән килгән бизәнү әйберләре, тамакса, чигүле бистәрләр турында сөйләвем, әкият кебек тоела иде аларга. Татар теле укытучысы миннән керәшеннәрнең кемнәр булуын сорагач, мин моның үз гаиләмнең культурасы икәнлеген аңлаттым. Менә шунда гына керәшен җыруларын күбесенең белмәвенә төшендем.

– Консерваториядән соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында да укуыңны дәвам иттең бит әле...

 – Әйе, шушы көннәрдә генә диплом эшен якладым. «Бишле генә түгел, алтылы да куяр идек», диделәр (елмая). Консерваториядә – академ-вокал юнәлешендә укыдым. Шул ук вакытта, профессиональ дәрәҗәдә халык вокалы белән дә шөгыльләнәсем килде. Ә халык вокалын Мәскәүдә, Питерда һәм үзебезнең Казанда Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Әхәтовна җитәкчелегендә өйрәнергә мөмкинлек бар. Пандемия вакыты, башка шәһәрләргә барып булмый, электрон рәвештә генә барлык документларны әзерләдем дә, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына җибәрдем. Тик, бик озак җавап булмыйча торды. Бервакыт, өметемне өзеп, вак-төяк эшемне тәмамлап, яткан гына идем, телефон шалтырый. Телефонны алсам, Винера Ганиева үзе. Менә шуннан, минем татарча да белүемне ишетеп, керәшен кызы булуымны аңлады җитәкчем. Һәм мине үз кафедрасына укырга алулары хакындагы яңалык белән сөендерде. Ике ел анда магистратурада укыдым, магистрлык десертациям керәшеннәрнең мәдәнияте белән бәйле иде, мин бүгенге көндә керәшен җырчылары, фольклор ансамбльләре эшчәнлеге белән таныштырдым. Шуннан, ассистентура-стажировкага кердем. Бүген, Аллага шөкер, мондагы дипломымны да якладым. Диплом эшем җиңел булды дия алмыйм, темасы –  «Вокальная педагогика. Винера Ганиева. Методика и практика» иде.

Бер генә керәшен кешесе «менә бит, нәкъ үзебезчә» дисә дә, күңелгә рәхәт

– Ни өчен синең репертуарыңда халык җырулары, керәшен җырулары күп?

– Әбиемнең юбилеенда, ун яшемдә, “Тихо гуляй, мой милай” җыруын җырладым. Аннан, хәтерләмим, ниндидер халык җыры конкурсына җибәрделәр мине, анда да шушы җырны бик җитди кыяфәт белән, бер елмаймыйча да башкардым. Шунда Вадим Захаров белән дә беренче танышуыбыз булды. “Әйбәт җырладың, югалма гына”, диде ул миңа. Әле ул вакытта бала гына булганмын, керәшен җыруларының үзенчәлеген аңлап җиткермәгәнмен. Шуннан, аларның мәгънәсен, язылу тарихын өйрәнәсем килде, шул ук вакытта халыкка да күрсәтергә иде дигән максат куйдым алдыма. Мәскәүдә Идел буе халыкларының күргәзмәсендә булдым. Шунда Татарстандагы 173 милләтнең барысын да белмиләр бит, үз мирасыбызны, йола-җыруларыбызны, киемнәребезне күрсәтәсе иде, дигән фикергә килдем. Әмма, җыруларны элгәрегечә акапеллага, сузып җырлаганыңны хәзерге заман кешеләре кабул итеп бетерә алмый.

Миңа хәзер мәҗелесләрдә, чараларда җырларга да туры килә. Анда керәшеннәр булмаса да, керәшен җыруларын җырлавымны сорыйлар. Димәк, безнең җырулар бар кешегә дә ошый.

– Җырларны көенә карапмы, әллә сүзләренең мәгънәле булганнарын сайлыйсыңмы?

– Җырны дөрес итеп җиткерә алсаң гына халык кабул итә. Һәр җырның мәгънәсе бар. Мәсәлән, “Париж” җыруын күбесе нинди Париж, тарихы нинди икәнлеген белмичә генә җырлыйлар. Ә мин һәр җырның кайсы якныкы, нәрсә турында, кайсы чорда язылган булуын, тарихын барларга тырышам. Аранжировканы да, киемнәрне дә, клипны да җырның мәгънәсен ачып бирерлек итеп ясатырга, тектерергә, төшерергә тырышам. Әлбәттә, моңа вакыт та, чыгым дә күп китә. Бер генә керәшен кешесе “менә бит, нәкъ үзебезчә” дисә дә, күңелгә рәхәт.

Җырларны сайлаганда, иң беренче сүзләрен карыйм, әлбәттә. Җырны зур сәхнәдә җырлаганчы, башта тарихын, мәгънәсен өйрәнергә кирәк. Халык җырларын җырларга яратам, гади сүзләр белән язылса да, аларда безнең асылыбыз, тарихыбыз чагыла.

Җырчыга танылу өчен үз таланты да җитә

– Гаиләгездә нинди йолалар һәм гореф-гадәтләр саклана?

– Керәшеннәр өчен гаилә – киң төшенчә. Бу әни генә түгел, әти, кызы, улы, туганнары, иле... Керәшен җыруларының нигезендә – туганнарына мәхәббәт, өлкән буынга, туган илгә хөрмәт белән дан җырлыйлар.

Теләче районы авылларында традицион йолалар бүген дә үткәрелә, анда Симек бәйрәме зурлап оештырылса, әниемнең туган ягы булган Балык Бистәсендә – Чүк бәйрәме. Без бөтен авыл белән су буена төшеп, зур казанда ботка пешерәбез. Өлкән буын, әби-бабайлар су янында иман әйтәләр, авыл халкының барысы да яхшы булсын, уңыш уңсын, терлек авырмасын дип, теләк тели. Авылга кайткач, сабыйлар да, олылар да үз өйләрен, коймаларын, урамнарын тәртипкә китерәләр. Бәйрәмнәр барысы да традицион уеннар, җыру-биюләр белән үрелеп бара.

– Узган ел үзең дә кияүгә чыктың. Гаилә сәхнә тормышына комачаулык китермиме?

– Иремнең исеме Владислав, айтишник-программист. Ул үзе Чаллыдан, бер яктан – мордва, икенче яктан – Тукай районының Борды керәшеннәре каны кушылган. Икебез ике төрле өлкәдә эшләсәк тә, бик әйбәт аңлашабыз. Концертлар вакытында аның ярдәмен нык тоям. Диннәребез бер булуга да сөенәбез, барлык йолалар да бер төрле. Җырламаса да, музыканы бик ярата, җырларны миннән дә яхшырак белә ул. Яшь чакларның кадерен белеп, матур яшәргә кирәк. Чөнки, экспедицияләр вакытында, олы яшьтәгеләр күпме генә үзләренең элгәреге авырлыкларын искә алып сөйләсәләр дә, “эх, яшь чаклар, кайтсын иде әле тагын!” дип куя иделәр. Без дә сагынырбыз әле яшьлекне.

– Таня, синең иҗатыңны күзәтеп баручылар гаиләң турында берни дә белми.

– Җырчы буларак, тамашачы минем иҗатымны яратырга, иҗатымны бәяләргә тиеш. Ә гаиләм – үземнең шәхси тормышым. Гаиләдәге борчу-шатлыклар да, андагы бәхетле мизгелләр, олы вакыйгалар да үзебезнеке генә! Гаилә белән пиар ясарга яратмыйм. Тамашачыны, җыр сөючеләрне үзенә игътибар иттерү өчен, җырчыга үз таланты да җитә дип саныйм.

Татьяна Ефремова: «Кәбен койдыргач, кичен бер-беребез алдында тезләнеп, аякларыбызны юдык»

 

Бер җыр бәясе – миллионга якын

– Зур сәхнәгә чыгу, артист булу өчен күп акча кирәк, диләр.

– Беренчедән, тырышлык, талант, уңыш кирәк. Ә акча дигәндә, кешеләр аңламыйлардыр ул акча нәрсәгә киткәнлеген. Композиторга, авторга, аранжировкасын ясаучыга гына түләү түгел бит әле, җырны чыгарасың, аңа “обложка” ясыйсы бар, моның өчен фотосессия кирәк, аңа киемен, киендерүчесен, бизәндерүчесен табасы, аренда өчен түлисе. Бер көнгә, Россиядә, кимендә бер мең җыр чыга һәм синең җырыңны истә калдырсыннар өчен, боларның барысын да яхшылап эшләргә кирәк. Ротация ясау, клип төшерүләр дә бар бит әле, телевидениедән күрсәтсеннәр өчен дә акча кирәк. Менә шулай, түгәрәкләп алганда, бер җыр бәясе миллионга якын була. Димәк, танылу акчага да бәйләнмәгән дип әйтә алмыйм.

– Күптән түгел Казахстанда уздырылган халыкара фестивальдә җиңү яуладың. Ул конкурс сиңа нәрсә бирде?

– Узган елның октябрь аенда, Казахстанда дөньякүләм вокалистлар конкурсы булды. Мин аңа ярты ел әзерләндем. Казахстаннан үзләре җыр җибәрделәр, мин аны казах телендә өйрәнеп, аранжировка ясап җырладым, ә икенче җырны казах җырчысы белән бергәләп башкардык. Әлбәттә, миңа башта җырны тәрҗемә итү, аның мәгънәсенә төшенү, сүзләрнең әйтелеше өстендә эшлисе булды. Бик күп филологлар белән эшләдем. Ул җыр эмоциональ яктан бик авыр булып чыкты. Җырны башкарганда, үземнең дә күзләрем яшькә чыланды. Җыр тәмамлангач, күземне күтәрем залга карасам, тамашачылар да елый... Конкурста җиңүче булдым, ләкин мин урын өчен түгел, ә җырны тиешле дәрәҗәгә җиткереп башкарып чыга алума сөендем.

Спорттан аерылмыйм

– Буш вакытыңда нишлисең? Җырдан тыш, ниндидер хобби, мавыгуың бармы?

– Башлангыч классларда укыганда ук, бисердан әйберләр ясый башладым. Бисер белән эшләү – бик нечкә, җентекле эш, ул махсус сабырлык, чиксез мәхәббәт таләп итә. Ул вакытта, бисерларның сатуга чыккан гына вакыты, мин сумкалар да, агачлар да, алкалар, беләзекләр, йөзекләр ясыйм, ә үзем андыйны кияргә яратмыйм. Шунда мама әйтә, “киеп бар әле мәктәпкә, карарсың ни булганын” ди. Киеп барган идем, барысы да сокландылар һәм миннән үзләренә дә ясавымны үтенделәр. Менә шуннан мин аларны, кечкенә пакетларга икешәрне салып, егерме сумнан сата башладым. Шушы акчага үземә беренче телефонымны сатып алдым. Үсә төшкәч, спорт белән шөгыльләнә башладым. Тик, уналты яшемдә, физкультура дәресендә имгәнеп, оча сөягенә зыян китердем. Ярты еллап яңадан йөрергә өйрәндем. Әкренләп тернәкләнә башлагач, миңа табиблар спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге хакында әйттеләр. Инде җиде ел буе спорттан аерылмыйм. Консерваториядә укыганда, ат өстендә йөрү спорт төрен сайладым. Мин атларны бик яратам.

Начарны юрамагыз, җазыктан, кеше рәнҗетүдән сакланыйк

– Тамашачыларга җиткерәсе теләкләрең бармы?

– Менә бер мисал, бер чак туңдырма ашап утырганда, әни миңа: “суык тимәсен” диде. Шунда мин аңа: “тәмле булсын дип әйт, әни” дидем. Кеше бит шулай, куркудан башлый сүзен, кешене дә, үзен дә стресска кертә. Алай ярамый, менә биюемне күргәч, “аякларың авыртыр” диючеләр бар, “авыртмасын” дияргә кирәк. Әлбәттә, аңлыйм, алар начарлык белән түгел, шулай да төшенкелеккә бирелдерү кирәкми дип саныйм. Моннан чыгып шуны әйтер идем: һәрвакыт бер-беребезгә изге теләктә булыйк, җазыклардан, кеше рәнҗетүдән сакланыйк. Туганнар, якыннар гына түгел, кешеләр барыбыз, бердәм булып, яратышып яшик.

– Киләчәккә планнарың, хыялларың?

– Хыяллар зурдан. Шуларның берсе – үземнең сольный концертымны оештыру. Бу хыялым әлегә тоткарланып килә. Унсигез яшемдә Осиновода хәйрия концертым булды, тамашачылар зал тутырып килделәр. Ә аннан соң, пандемия куркытып, булмый калды, ә быел инде афишаларга кадәр әзерләгән идем, бала көтүебез сәбәпле, тагын кичектерергә туры килде.

– Киләчәктә дә шундый киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калуыңны телибез. Ходай насыйп итеп, алдагы көннәрдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын. Яулыйсы үрләрең, җырланасы җырларың алда әле!

Фотолар җырчының шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев