Татарстанның иң өлкән кешесе Анастасия түтигә – 105 яшь
Питрәч районында яшәүче Анастасия Антоновага 105 яшь тулды. Бу көнне аны туганнары һәм якыннары котлады, шулай ук чәчәкләр, Питрәч районыннан котлау открыткасы һәм Мәскәү Кремленнән котлау хаты тапшырылды.
105 яшендә дә көр күңеллелеген югалтмаган Анастасия Сергеевна. Гомер юлында хәтергә йөрәккә уелып калырлык вакыйгалар күп җыелган аның. Ул ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән. Авылда беренче тапкыр электр лампочкасы кабынуы, беренче тапкыр радио сөйли башлавы, телевизорның зәңгәр экраннары балкый башлавы шаһиты булган.
Анастасия Антонова Әлбәдән авылында, салам түбәле гап-гади бер йортта, күп балалы зур гаиләдә дөньяга килә. Ул гаиләдәге биш малай: Гурий, Григорий, Никонор, Виктор һәм Юлийның бердәнбер сеңелләре була. Ул үзе белән аралашкан кешеләргә бала чагындагы ачы алабута ипиенең исе, кычыткан тәме турында сөйли.
Яшьлеге сугыш чорына туры килә. Алар буынына тормышның ачысын-төчесен бик күп татырга туры килә. Анастасия Сергеевна яшьлеге турында истәлекләрен, ул вакыттагы түгәрәк уеннарның ничек үтүен, нинди җырулар җырлануын үзеннән соң килгән буынга җиткереп яши.
1939 елда Анастасия Сергеевна авылдашы Алексей Федоровичка кияүгә чыга. Кырыгынчы елда уллары Николай туа, ә ирен армиягә алалар. Көтмәгәндә сугыш башланып китә, сигез елдан соң гына кире өенә әйләнеп кайтырга насыйп була аңа. Аннан кызлары Анна туа. Хәзер ул әнисен карый, яшь бала караган кебек тәрбияләп тора.
Анастасия Сергеевна озак еллар колхозда эшли, сугыш елларында фронт өчен эшли, шуның өчен тыл хезмәтчәне статусын ала.
Яше буенча Анастасия Антонова озак гомерле әнисен күптән узып киткән, ул 94 яшендә вафат булган. 1971 елда аның ире, 2014 елда улы вафат була. Кызы Анна әнисенең шулкадәр олы яшькә җитүе турындагы сорауга эш туклану үзенчәлекләрендә ди: «Әни аз ашый, ашны өстен күрә. Чишмә суын эчә».
Фото: Люция Сираҗиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев