Татарстанның иң билгеле яшь журналистлар арасында – «Туганайлар»дан Алина Кондратьева
Бүген, 19 май - Татарстанда матбугат көне. Соңгы елларда татар матбугат чаралары өлкәсендә өметле хәрәкәт күзәтелә - редакцияләргә яшьләр килә. «Интертат» иң билгеле яшь татар журналистларын барлый.
Алина 1995 елның 1 октябрендә Мамадыш районының Албай авылында туган. 2023 елның июнь аенда «Татмедиа» АҖ филиалы «Туганайлар» газетасында сайт редакторы булып эшли башлый. Укыган урыны: Казан (Идел буе) федераль университеты (бакалавр, 2018).
Журналистика минем өчен — кызыклы кешеләр белән танышу, яңа белем һәм тәҗрибә туплау, иҗади сәләтне үстерү мөмкинлеге. Студент елларыннан ук мине журналистның яшәү рәвеше җәлеп итә иде: мәгълүмат агымында булу, вакыйгалар үзәгендә кайнау, кешеләр белән аралашу, сәяхәтләр, төрле чараларда катнашу. Журналистика — ул даими хәрәкәт. Һәр көн яңа очрашулар, танышулар алып килә. Ул кешене үзенең уңайлы мохитеннән чыгарырга мәҗбүр итә, төрле кешеләр белән эшләргә өйрәтә. Һәр яңа материал — ул яңа темага чуму: фән, сәнгать, икътисад, мәдәният, спорт…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев