Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанның барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Корылык булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертте.

Бу хактагы боерык хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуына китергән куркыныч табигать күренешләре комплексы (кырау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә туган азык-төлек иминлеге куркынычын булдырмау максатыннан гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасы көчләре һәм идарә органнары өчен 2023 елның 3 июленнән, махсус боерык бирелгәнгә кадәр, гадәттән тыш хәл режимы кертергә һәм тиешле чаралар күрүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә», — диелә документта.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биш көн эчендә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар әзерләргә тиеш. Муниципаль район башлыкларына гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр һәм корылыкның тискәре нәтиҗәләрен бетерү чараларына җәлеп ителә торган көчләрнең эшче төркем составын билгеләргә тәкъдим ителгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев