Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевтан куанычлы хәбәр
Китапка Георгий Ибушевның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, балачак хатирәләренә нигезләнгән хикәяләре тупланган.
Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевтан куанычлы хәбәр – җырчының тагын бер китабы чыкты. Бу турыда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайты яза. Беренче – «Рәхмәт сиңа, җыр» дип аталган шигырьләр китабы 2007 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан иде. «Балачакны сагынып...» дип аталган яңа китапны Казанның «Ак бүре» нәшрияты чыгарган.
Китапка Георгий Ибушевның соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, балачак хатирәләренә нигезләнгән хикәяләре тупланган. Кереш сүзне шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев