Татарстанлыларны кыска эш атнасы көтә
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан халкы ничә көн ял итәчәк?
Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан татарстанлыларны 23 февральдән 25 февральгә кадәр өч көнлек ял көне көтә. Шулай итеп, җомгадан якшәмбегә кадәр ял итәчәкбез. Бу хакта Шәһри Казан газетасы хәбәр итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Идел буе федераль округында яшәүчеләр арасында үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, 57 процент хезмәткәр алдагы елларда кыска эш атнасына күчүгә ышана. Әмма төбәк компанияләренең 4 проценты гына мондый күчү мөмкинлеген карый. Хәзер инде оешмаларның 3 проценты кыскартылган эш көненә күчкән, һәм аны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең 46 проценты хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруны билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев