Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга Томск өлкәсеннән керәшеннәр килде

Томск өлкәсендә гомер итүче карендәшләрнең бабалары – Татарстанның Питрәч районыннан күчеп киткән кешеләр икәне билгеле.

Шушы көннәрдә Томск өлкәсенең Старокороткино авылыннан 4 карендәшебез (җирле җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Ольга Зворыгина, башлангыч класслар укытучысы Светлана Ворожейкина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Виктория Ворожейкина һәм аларның гаилә башлыгы Константин Ворожайкин) Казанга сәяхәткә килделәр. Максатлары ял итү генә түгел, ә тамырлары береккән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында булу һәм керәшен җәмәгатьчелеге белән дә күрешү. 

1927 елны, Керәшен Сәрдәсе авылыннан Дәүләт программасы буенча, 4 гаилә себергә, Томск өлкәсе, Колпашова районы Старокороткино авылына чыгып китә. Әлеге гаиләләрнең өчесе “Такыйлар” затыннан (икесе Токиновлар, берсе Карташовлар). Бер гаилә бүгенгесе көнгә чаклы билгесез.
Нәкыйп Гафиятов (Минзәлә районы, Кадрәк авылы туган якны өйрәнү белгече), ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә, әлеге якларга килеп чыга, һәм бу якларга күчеп киткән гаиләләрнең Татарстан ягыннан икәнен ачыклый. Аннан кайткач Керәшен Сәрдәсе авылының туган якны өйрәнү музеена Старакороткино авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән альбом бүләк итә. Шушы вакыйгадан соң, бу ике авыл арасында (Керәшен Сәрдәсе, Старокороткино) аралашу башланып китә. 

Бу хәлләр һәм Старокороткино авылының бүгенге тормышы турында 2023 елның февраль аенда сайтта һәм газетада басылган язмадан укырга була. Алар безнең "Туганайлар" редакциясе белән элемтәдә тордылар.

2 июль көнне исә ерак Себердән кайткан карендәшләребез Керәшен Сәрдәсендә кунакта булды. Аларны авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов чакырган.

"Кунаклар авылның музее, мәктәбе, җирле үзидарә бинасы, авыл мәдәният йорты белән таныштылар. Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашларга багышлап салынган һәйкәл янына кереп, мемориаль тактага язылган исемлектән туганнарының исемнәрен таптылар, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Хәзерге көндә авылда яшәүче өлкән яшьтәге туганнарында кунак булдылар. Фотолардагы өлкән буын туганнарын һәр ике як та таныды... Старокороткинолылар безнең авыл белән танышуга бик шат иделәр. Туганлык җепләре киләчәктә дә өзелмәс дип ышанып калабыз." , – дип яза авыл клубы группасы.

3 июль көнне кунакларны "Туганайлар"ның баш редакторы Юлия Губина керәшен мәдәни үзәге һәм аның хезмәткәрләре белән таныштырды. Кунакларга Татарстан керәшеннәренең культурасын барлау, үстерү буенча башкарылган эшләр һәм проектлар турында үзәк директоры Людмила Белоусова сөйләде. Галим Геннадий Макаров борынгы уен кораллары – гөсләдә, кубызда уйнап күрсәтте. Ә инде мәдәни үзәк хезмәткәрләре Павел Александров белән Илүзә Галиуллина Томск керәшеннәре дә җырлый торган "Сак белән Сок" бәятен башкарып күрсәтте. Аларны тыңлаганнан соң, кунаклар: "Бездә бу җырны бераз икенчерәк мотивка җырлыйлар", дип искәртеп уздылар. 

“Әбием Фёкла Николаевна һәм бабам Иван Дмитриевич Крупниковлар сөйләгәннәрдән чыгып, без аларның хәзерге Татарстан ягыннан – яңа тормыш, бөтен кешегә дә җитәрлек уңдырышлы җирләр эзләп бирегә күчеп килгәннәрен һәрвакыт белдек. Кайсы елларда һәм ничегрәк күченеп килүләрен хәтерләүчеләр, ни кызганыч, булмады. Шунлыктан, ул хакта мин дә белмим. Без 2018 елда да Светлана Ивановна белән бергәләп, Казанга килгән идек. Шунда без Керәшен Сәрдәсе авылыннан укытучы Нина Фадеева (Максимова) белән таныштык Хәзер дә аралашып яшибез”, – дип сөйләде Ольга Фёдоровна.

Ике як та очрашуны бик якын кабул иттеләр, тыгыз элемтәләр булдыру өчен бер-берсенең контактларын алдылар. Кунакларга керәшен җырулары, этнографиясе турында тупланган китаплар бүләк иттеләр кунакларга. 

Кунаклар мәдәни үзәк каршында гына булган Татарстан керәшеннәренең төп чиркәве – Тихвин храмында булып, шәмнәр куеп, үлеләр белән исәннәргә укырга запискалар калдырдылар. 

  • Старокороткино авылына 1908 елда Нократ һәм Казан губернасыннан күчеп килүчеләр нигез салган. Андагы төп халык селькуплар (аларны тайга кешесе дип тә йөрткәннәр) булган. Авыл ике өлешкә: Нократ һәм Татар якларына бүленгән булган. Узган гасырның утызынчы елларында биредә рус һәм татар мәктәпләре эшләгән. Кайбер фаразлар буенча, күчеп килүчеләр монда Столыпин реформасы аркасында эләккәннәр. Старокороткино – Томск өлкәсенең Колпаш районы авылы. Чажемтов авыл җирлеге составына керә. Бүгенге көндә биредә барлыгы 150 кеше яши. Авылда яшәү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Старокороткинода медпункт, кибет, элемтә бүлеге, китапханә һәм мәдәният йорты бар. Авылның гомуми белем бирү мәктәбендә 32 укучысы белем ала, аларны 6 педагог укыта. Кызганычка, авылда, күбесенчә пенсионерлар яши, ә яшьләр күрше авылда, зур предприятиеләрдә эшлиләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев