Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда халыкара яшьләр үзәге булдырырга ниятлиләр

Халыкара яшьләр үзәге булдыру планлаштырыла.

Үзәк булачак Яшьләр йорты базасында эшләячәк. Бу йортны Химиклар мәдәният йортында оештыру хакында сөйләшүләр соңгы берничә елда бара, дип яза Бизнес-онлайн.

"Химиклар мәдәният сарае базасында күптәннән республика яшьләр йортын булдыру концепциясе эшләнүен беләсез. Бу Яшьләр йорты Халыкара яшьләр үзәге функциясен үтәүне күздә тота», - ди ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Булачак Яшьләр үзәгенең бурычларының берсе -  яшьләрнең халыкара коммуникациясен үстерүдән тыш, аларны халыкара дәрәҗәгә чыгарга әзерләү. Мондый үзәкнең кайчан барлыкка киләчәге төгәл билгеле түгел.

"Без киләсе елда концепцияне программалаштыру һәм формалаштырудан тормышка ашыруга күчәрбез дип өметләнәбез. Бу бүген ТР Хөкүмәтенә, яшьләр эшләре министрлыгына гына бәйле түгел. Хәзер техник-юридик характердагы процесс бара. Киләсе елның I-II кварталында инде гамәлләргә күчәрбез дип ышанабыз", - дип билгеләде ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.

Идел

Фото:http:ostrovets.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев