Татарстанда узган тәүлектә 67 кеше коронавирус йоктырган
Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада 9 мең 556 кеше авырган
Татарстанда узган тәүлектә коронавриус йоктыруның 67 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 67 очрагы ачыкланды. Шулай итеп, республикада барлыгы 9 мең 556 очрак теркәлде», — диде спикер.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, узган тәүлектә республикада коронавирустан 55 кеше дәваланып беткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев