Татарстанда урманнарга керү тыела
Татарстанда янгын куркынычы зур булу сәбәпле, 14 июньнән урманнарга керү чикләнелде. Чикләү 21 көн дәвам итәчәк.
Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
«Татарстан урманнарына карата чикләүләр билгеләнде. Хәзерге вакытта урманнарга җәяүләп, транспортта керү, билгеле бер эшләр башкару тыела. Гамәлдәге закон нигезендә урманнардан файдалану эшчәнлеген алып баручыларның урман юллары аша узуына гына кагылмый бу», — диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Урманчылар чикләү кертелү, аның гамәлдә булу чоры һәм урман юлларының шлагбаумнар белән ябылуы турында кисәтү такталары урнаштырачак. Әйтергә кирәк, көннәрнең бик эссе торуына карамастан, быел республикада урман янгыннары булмаган әле. 2023 елда, эсселек аркасында, урманнарга керүне чикләү — 6 тапкыр, 2022 елда — 3тапкыр игълан ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев