Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда укучылар юл хәрәкәте иминлегенә багышланган бәйгедә смартфон ота ала

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белүне тикшерү бәйгесе башланды.

Анда 5-11 класс укучылары катнаша ала. Бу хакта республиканың Цифрлы трансформация үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкус «Мин - укучы» мобиль кушымтасы базасында уздырыла. Шуңа күрә катнашырга теләүчеләр кушымтаны йөкләтеп алырга, ms-edu.tatar.ru сайтыннан логин һәм пароль яки ЕСИА аша авторизация узарга, «история»дә ике атна дәвамында барлыкка киләчәк викторина сорауларына җавап бирергә тиеш.

Шулай ук катнашучыларга «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бөтен гаилә белән» темасына видеоролик төшерергә һәм гариза тутырырга кирәк. Видеоны «Конкурслар» бүлегенә урнаштыру шарты куелган.

30 июньгә кадәр барлык шартларны да үтәүчеләр смартфон оту мөмкинлеге ала. Җиңүчеләр ике категориядә - 5-8 һәм 9-11 класс укучылары арасында билгеләнә.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев