Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстан урманнарында янгын куркынычы югары булуы сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде.

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу урманнарда янгын куркынычы югары булуга бәйле. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Әйтик, 12-17 июньдә республика территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары (4 класс) булачак. Искәртеп узабыз, урманнарда янгын куркынычы - югары температура чыганагы яисә ут булганда урманда янгын чыгарга мөмкин булган шартлар ул. Барлыгы 5 класс бар. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә. 

4 класс вакытында ылыслы яшь урманда, янган урманда, зарарланган урман участокларында, торфлы сазлыкта, шулай ук кипкән үлән һәм агач ябалдашлары астында ачык ут кулланырга ярамый. Моннан тыш, утлы шырпы, тәмәке төпчекләре һәм тәмәке трубкасыннан кайнар көл ташлау, ау вакытында янучан яки пыскып яткан материаллардан ясалган пыжлар куллану, шулай ук тиешле булмаган урыннарда янучан матдәләр сеңдерелгән материаллар калдыру тыела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев