Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда «Питрау» бәйрәменә Россия төбәкләрендәге керәшеннәрне чакырганнар

Бәйрәмгә Башкортстан, Самара, Киров, Марий-Эл, Удмуртия, Чиләбе керәшеннәрен көтәләр

Мамадыш районының Җөри авылында 16 июльдә «Питрау-2022» керәшен мәдәнияте республика фестивале узачак. Бәйрәмгә Башкортстан, Самара, Киров, Марий-Эл, Удмуртия, Чиләбе керәшеннәрен көтәләр. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә шул турыда хәбәр иттеләр.

«Әлеге төбәкләрдә яшәүче керәшен коллективларын республика күләмендә уздырыла торган «Питрау» бәйрәменә ел саен чакырабыз. Фольклор коллективларга йөрүчеләр олы яшьтә булса да, алар бик теләп катнаша һәм Татарстан керәшеннәре белән очрашу алар өчен зур бәйрәм», – дип сөйләделәр үзәктә.

«Питрау» быел 23нче тапкыр үтәчәк. Чәчәк бәйрәме дип аталган бу көн керәшеннәрдә ыру-нәселнең, туган-тумачаның, кода-кодагыйларның очрашу көне булган булган. Питрау – Зәй районының Сарсаз-Багряж, Кукмара районының Кече Чура, Сарман районының Ләке, Мамадыш районының Албай, Тукай районының Мәләкәс авыллары кебек керәшен авылларның престол бәйрәме санала.

ТИ

Абдул Фархан фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев