Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда милли бәйрәмнәр көне билгеле

Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен республика күләмендә уздыру матур бер гадәткә әйләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән һәм, шулай ук, мәдәният ресурс үзәге мәгълүматы нигезендә, республикада милли бәйрәмнәрнең кайчан һәм кайларда оештырылачагы билгеләнде.

26 май көнне Лаеш районының Никольское авылында рус халкының «Каравон» бәйрәме уздырыла. Халыкны төрле мастер-класслар, осталар ярминкәсе, рус милли ризыклары көтә.

15 июньдә Мамадыш районының Олы Шыя авылында мариларның «Семык» бәйрәме була.

23 июньдә Казанда Сабантуй уздырыла. Бу милли бәйрәм 8-9 июньдә Татарстан авылларында һәм район үзәкләрендә оештырыла, ә 15 июньдә — Чаллы шәһәрендә.

29 июньдә Менделеевск районының Яңабирде авылында удмуртларның милли «Гырдон быдтон» бәйрәме үтә.

30 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мордва халкының «Валда шинясь» бәйрәме көтелә.

5 июльдә Яшел Үзән шәһәрендә славяннарның «Иван Купала»сы була.

6 июльдә Әлки районының Сиктерме-Хузангаево авылында чувашларның «Уяв»ы үзенә чакыра.

13 июльдә, шимбә көнне, Мамадыш районының Җөри авылы янындагы болынлыкта «Питрау» керәшен культурасы фестивале оештырыла. Республикабыз һәм илебезнең төрле төбәкләреннән керәшен культурасын яратучы халыкны «Питрау» үзенә җыячак. Төштән соң башланып икенче көннең таңына кадәр Җөри болынлыгы танылган эстрада җырчылары, керәшеннәрнең фольклор коллективлары чыгышларыннан һәм спорт уеннарыннан гөр килеп торачак. Питрау бәйрәмендә кызлар арасындагы матурлык конкурсына нәтиҗә ясалып, «Кряшен чибяре» титулы иясе дә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев