Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда – маска режимы

15 декабрьдән безнең республикада кабат маска режимы кертелде.

Бу юлы республика маска режимына халык арасында грипп һәм ОРВИ белән авыру очракларының артуына бәйле рәвештә күчә. Татарстан дәүләт баш санитар табибы Марина Патяшина чикләүләргә кагылышлы 205нче карарга кул куйган инде. Чикләүләр, беренче чиратта, медицина һәм мәгариф оешмаларына, социаль учреждениеләргә һәм җәмәгать транспортына кагыла.

Карарда әйтелгәнчә, маска режимы түбәндәге кешеләр өчен мәҗбүри: медицина оешмалары хезмәткәрләренә һәм ул оешмаларга килүчеләргә; балалар һәм өлкәннәр яши торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә; балалар торучы интернат, шулай ук, мәктәп һәм башка мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә.

15 декабрьдән башлап, дәваханәләрдә ятучы авыру кешеләр янына хәл белергә барып булмаячак. Урыныннан тора алмаучы авыр хәлдәге чирлеләрне карарга кирәк булганда гына, дәваханәгә килергә ярый. Шулай ук, интернаттагы һәм кадетлар мәктәбендәге балалар янына да әлегә килеп булмаячак. Бу чикләүләр приютларда, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә дә кагыла.

Мәктәпләргә килгәндә, әгәр дә класстагы укучыларның 20 проценты ОРВИ яки грипп белән авырып килмәсә, дәресләр уздырылмый.

Җәмәгать транспортында да тиешле саклык чаралары күрелә – пассажирлар утырып йөри торган транспорт салонында көнгә ике мәртәбә дезинфекция уздырыла, вирусларга каршы препаратлар белән эшкәртелә.

Татарстанда маска режимы кертелүгә грипп һәм ОРВИ эләктерү очракларының эпидемиология чиген үтүе сәбәп булган. 5-11 октябрьдә республикада бу күрсәткеч 82,1 процентка җиткән. Шул чорда авыручылар 3-6 яшьлек балалар арасында – 21,8 процентка, 7-14 яшьлекләр арасында – 17,8 процентка, 15 яшьтән зурраклар арасында – 2,3 мәртәбәгә арткан.

Үткән атнада республикада грипп һәм ОРВИ белән чирләү очраклары 39 процентка арткан – барлыгы 28,8 мең кеше авырган. Бу – аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 8,1 мең кешегә күбрәк. Белгечләр 123 кешенең H1N1 (“дуңгыз гриппы”) белән чирләвен дә ачыклаганнар.

Фото: astana1life.kz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев