Татарстанда машина кую урыннары өчен максималь түләү күләме билгеләнәчәк
Татарстанда төбәк, муниципальара һәм җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юлларында машина кую урыннарыннан файдаланган өчен максималь түләү күләмен билгеләргә планлаштыралар.
Моның өчен махсус исәпләү методикасы расланачак, диелә Татарстан хөкүмәте карары проектында.
Документта аңлатылганча, түләү дифференциаль якын килүне исәпкә алып, бер транспорт чарасы өчен бер сәгатькә исәпләнәчәк. Шул ук вакытта парковканың урнашу урыны, билгеләнеше, транспорт чарасы төре, машина кую вакытының дәвамлылыгы, төрле вакытта мәйданчыкның машиналар белән тулу дәрәҗәсе исәпкә алыначак.
Чара капиталь төзелеш территорияләре һәм объектларына үтә алу мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук юл хәрәкәтен оештыруда нәтиҗәлелекне арттыру һәм шәхси автомобильдә йөрүгә ихтыяҗны көйләү өчен кабул ителә, дип ассызыклана карар проектында.
Коррупциягә каршы экспертиза 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев