Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда көннәр суытачак

Бу атнада Татарстанда кыска вакытлы эссе булачак, ә соңыннан кабат салкынча һава торышы урнаша. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген, 10 июльдә, антициклон йогынтысында явым-төшем ихтималы аз. Температура бераз күтәреләчәк: төнлә +15..+20, ә көндез +27..+30 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

11 июльдә, төбәктән салкын атмосфера фронты уза. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр көтелә, җил көчәячәк. Шулай ук боз да яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +15..+20, көндез +24..+29 градус.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга – 12 июльдә һәм шимбә – 13 июльдә салкын фронт узганнан соң, Татарстанда һава торышы көнбатыштан күчә торган антициклон билгели. Димәк, явым-төшем ихтималы аз. Температура төшәчәк: төнлә +13..+18, ә көндез +22..+27 градус була.

 

 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев