Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда көннәр салкынайтачак

Алдагы көннәрдә Татарстанда җылы һава торышы көтелә, әмма атнаның икенче яртысында көннәрнең салкынайтуы фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

5 һәм 6 сентябрьдә көндез термометр баганалары +20.. +25 градус күрсәтәчәк, төнлә +9.. +14 градус фаразлана. Шулай да соңгы көннәрдә урнашкан коры һава торышы урынына 16 м/с кадәр көчле җил белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен килә. Сишәмбе көнне урыны белән томан булырга мөмкин.

7 сентябрьдә, салкын атмосфера фронты килү сәбәпле, температура төшә. Төнлә элеккечә +9.. +14 градус көтелсә дә, көндез һава +14.. +19 градустан югары күтәрелмәячәк.

8 сентябрьдә урыны белән яңгырлар көтелә, ә температура төнлә +4.. +9 градуска кадәр төшә, көндез исә +12.. +17 градустан артмас, дип фаразлана. 9 сентябрь, шимбә җылытачак. Республикада һава +16.. +21 градуска кадәр җылы була, әмма яңгырлар туктамаячак.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев