Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда кайчан яңгырлар көтелә?

Татарстан хәзер — антициклон үзәгендә. Бүген төнлә салкын булды, кайбер районнарда һава температурасы −14 градуска кадәр төште. Әмма бүгеннән җылыта башлаячак.

«Хәзерге вакытта һава агымнары төньяктан көньякка таба алышынды. Безгә җылы һава үтеп керә башлады. Көндез ул кояш белән тагы да җылына», — дип сөйләп үткән метеоролог. Аның әйтүенчә, антициклон озак дәвам итмәячәк. Инде якшәмбедә үк явым-төшем көтелә. Якын араларда +5 градуска кадәр җылытачак. Һава температурасы көннән-көн артачак. Башлангыч фаразларга караганда, киләсе атна башында +8 градус булачак. Хәзер әле кар бик акрын эри. Соңгы ике көн эчендә нибары 1 сантиметр калынлыкта кар эреп юкка чыккан. Яңгырлар кар эрүне тизләтәчәк. Инде әйткәнебезчә, синоптиклар якшәмбедә яңгыр вәгъдә итә.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев